Читать онлайн Адашкан кыз бесплатно
- Все книги автора: Альфира Гайфуллина
© Альфира Гайфуллина, 2026
ISBN 978-5-0069-1690-6
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
АДАШКАН КЫЗ
Поезд станциягә кояш баер алдыннан гына килеп җитте. Бөгелмә белән район арасы бик ерак та түгел югыйсә, һәрбер багана янында туктап кайткан поезд ничек тиз кайтсын инде! Тизлек тә җыя алмый, теләсә кайда туктый. Бер караганда ашыгасы да юк кызга, авыл ягына китүче автобус барыбер, соң гына, ике сәгатьтән генә булачак. Шуңа күрә Алсу, кечкенә чемоданын алып, вокзалга да кереп тормыйча, эскәмиягә барып утырды. Кара күзлеген салып, кулъяулыгы белән сөртеп алды да, яңадан киде. Сала алмый шул ул күзлеген… Күз кырыннан ярты битенә чаклы сузылган яра эзен әз булса да каплый ул.
Озак ялгыз утырырга туры килмәде кызга, иңбашына капчык, кулларына икешәр чиләк тоткан ике карчык, этешә-төртешә янына ук килеп утырдылар.
– Бу яшьләрне әйтәм, олы кешегә урын бирергә дә уйламыйлар, оятсызлар. Җитмәсә, караңгыда кара күзлеген киеп, кыланып утыра.
– Сөйләмәдә әйкәем. Кыйланышларына исең китәр. Шәһәргә чыгып китәләр дә, әллә кем булалар. Анда тәмәке тартып, аракы эчеп, кеше көлдереп йөриләр.
– Шулай итмичә, анда бит аларны беркем белми. Әти- әнидән аерылып, чыгып китәләр дә, иркендә йөриләр. Тотып сүгүче юк.
Алсу урыныннан сикереп торды да, вокзал ягына табан атлады. Бик ачуы да килмәде кебек аның бу карчыкларның сүзенә. Артыннан шундый кимсетү сүзләре ишетеп өйрәнде кебек ул. Йөрәгең таш кебек каткан булса, начарлыкка да ияләшәсең икән тормышта. Әле болары ни, авыл малайлары артыннан таш атып, нинди сүзләр генә кычкырмадылар:
«Урман пәрие үпкән, бүре талаган, адашкан… Син ямьсез, син ямьсез!»
Менә шулар янына авылга кайтамы? Гомер әйләнеп тә карамас иде ул якка! Алты ел кайтмыйча яшәде бит. Әнисенең туган көне булганга гына кайта Алсу. Аңа әнисенә дип алган матур ефәк яулыкны бирергә кирәк. Берничә көн торыр да китәр.
Шуның өчен генәме?
Алсу үзенә шундый сорау бирде. Шуның өчен генә кайтмыйсың бит Алсу! Алты ел буе имәнне күрәсең килде бит! Имән-почтаны. Аның куышында сиңа хат булыр дип өметләнеп кайтасың. Анда, озын чәчле егет турында берәр хәбәр булыр дип ышанып кайтасың.
Шулай уйланып йөри торгач, тәрзә пыялаларына чаклы тузанга баткан автобус килеп туктаганын да сизми калды. Башкалар белән кысылып-кысылып алга үтәргә тырышса да, үтә алмады, баскычта бер аягына гына басып, чемоданын эзли башлады. Аны бер озын буйлы ир кеше эләктереп алып, үзе белән алып кереп киткән иде.
«Чемоданың монда! -дип кычкырды озын буйлы, Алсуның төрле якка карап торуын күреп.– Чыкканда бирермен!»
Автобус авылга җитәрәк туктады.
Чемоданын алып, Алсу төшеп калды. Алар авылына башка төшүче булмагач, күзлеген салды. Бәрәңге бакчалары артыннан китергә кирәк, анда аны беркем дә күрмәячәк. Юл зират кырыннан үтсә дә, кемнеңдер мыскыллы карашын күргәнче, берүзе рәхәтләнеп атлар.
Әнисе кызын күргәч, елап җибәрде.
– Рәхмәт кызым, минем туган көнемне хәтерләп, кайтып җиткәнсең! Сал инде кызым күзлегеңне, өйдә башка кеше юк. Әтиең яланнан кайтып җитмәде әле, ул соң кайта. Икәү тәмләп чәй эчик-дип, әнисе өстәлгә тәм- томнарны куя башлады. -Дустың Әнүзә дә авылда, ике көн элек кенә кайтты.
Әнисенең бу сүзләренә бик шатланды Алсу! Шатланмыйча, ул бит аның авылда бердәнбер дусты! Үзен балачактан ничек хәтерли, Әнүзәне дә шул чактан белә. Курчагын кочаклап, таң белән килеп баса иде. Икесенә бер курчак, икесе ике яктан тотып, тыкрыкка кереп китәләр иде дә, көне буе шунда әрем арасында уйныйлар. Әниләре кич эзләп килгәч кенә кайтып китәләр. Курчакка өй төзеп, йомшак җирне казып, куллары караеп бетә иде. «Әхирәтләр» дип йөрттеләр аларны. Әнүзә пружина төсле кара чәчле, чәченә тарак кертә алмаганга, гел кыска чәч белән йөрде. Тәне дә шоколад төсендә. Алсу киресенчә, ак тәнле, озын чәчле. Мәктәпкә дә бергә керделәр. Бер парта артында утырдылар. Сигезьеллык мәктәпне бергә бетерделәр. Унынчы сыйныфны бетерергә дә исәпләре бар иде югыйсә. Әгәр шул хәл булмаса. Алсуның бөтен планнарын җимергән, нур сибеп торган күзләренә сагыш салган көн булмаса…
Авылда шимбәме, якшәмбеме, һәркөн эш. Монда шәһәр түгел, эшнең беркайчан да бетәсе юк. Алсу да тимер мунчала белән кырып, идәннәрне ялт итеп юып чыгарды.
Ихатада вак-төяк эшләрне эшләп ята иде, икетуган абыйсының улы Илдар килеп туктады. Өр-яңа мотоциклын күрсәтмәкче булыпмы, кычкыртып, тавыш чыгарып алды. Алсу, кара күзлеген киеп, исәннәшергә кулын гына сузган иде, авызын колагына кадәр ерган малай:
– Ничек матай? Әллә күрмисең дә инде, өр-яңа бит! -дип кычкырып җибәрде. -Миңа әти бүген көне буе йөрсәң дә була диде. Әйдә әйт, кайда барасың килә? Алып барам!
Барасы җире бар да бит, ничек бу малайга әйтергә соң? Якын да түгел, башка районга барырга кирәк. Барырмы ул анда? Сораша башламасмы? Моңа кадәр сер итеп саклаган вакыйганы сиздертмәсме?
– Минем бер җиргә барасым килә Илдар, иртәгә бара алабызмы?
– Юуук, иртәгә әти миңа матайны бирмәячәк. Бер көнгә генә бирде ул.
– Иске матай белән барып булмасмы?
– Искесе белән бер километр да китеп булмый. Юлда туктый да куя, -диде Илдар, як-ягына каранып.– Ярый, алайса мин киттем!
– Тукта, китмә!
Башка мондый форсат булмасын аңлап, Алсу өстенә җиңел күлмәген, җылы кофтасын киеп чыкты.
– Киттек алайса, бик кума түлке!
– Әни, без Илдар белән яңа матайда йөреп кайтабыз, мине югалтма!
Әнисе, йорт токмачы салып пешерелгән тавык шулпасын тарелкаларга салып, ярмаланып пешкән бәрәңгене турап ята иде.
– Эй, кызым! Кайтып кына кердең. Кая барырга җыендың ашамыйча да, ерак китмәгез, -дип, артларыннан кычкырып калды.
Каядыр кызын җибәрәсе килми иде ананың. Бер югалтып табылган бала бит ул. Табылырына да өмете беткән иде…
Асфальтка чыккач Илдар газга басты.
– Кайсы якка? -диде ул башын борып.
– Акбарыс ягына. Марийлар яшәгән якны беләсеңме?
– Белмичә, минем әнинең туган ягы икәнен оныттыңмы әллә?
Минем ул якка барганым бар.
– Илдар! Син ул авылга кергәнче борыл яме! Урманны беләсеңдер бит?
– Әллә урманга барасың килә? Бездә дә якында гына урманнар бар.
– Сорашма Илдар. Үзең теләгән җиреңә алып барам дидең.
Калган юлны сөйләшми генә үттеләр. Урман кырына җиткәч, Илдар матайдан төште.
– Монда эчкә юл юк. Матайны шушында калдырып керсәк кенә, -диде ул, матае белән аерыласын килмәвен сиздерерлек итеп.
– Син шушында кал, я, берәрсе матаеңны сүтәр.
– Урман эченә ялгыз керәсеңме? Тагын югалып калсаң?
Илдар әйтте дә, ялт итеп Алсуга әйләнеп карады.
«Ник әйттем? Үпкәләтсәм… Эх шушы телне», -диде ул, авыз эченнән генә.
Алсу аның сүзләрен гүя ишетмәде. Ул артына да борылып карамыйча алга атлады. Илдар да бераз ара калдырып, аның артыннан китте.
Шактый җир үткәч, Алсуны борчу алды.
Әллә дөрес бармыймы? Әллә имәнне кискәннәр? Күпме еллар үтте, аның бит бу якка бердә килгәне булмады.
Күңелен ниндидер шомлык басты. Кемдер аңа текәлеп карап торган кебек тоелды аңа. Кинәт башын уңга борып карады да:
«Менә ул, монда!» -дип, шатланып, кычкырып җибәрде.
Йөгереп барып, колачын җәеп, карт имәнне барып кочаклады.
«Исән, исән, -дип пышылдады аның иреннәре. Күзеннән аккан яшьләрен тыя алмады, агачны иркәләгән кебек кәүсәсеннән сыйпады.
Ниндидер тынлык урнашты кебек. Имән дә шаулавыннан туктап, күрешү тантанасы кичерә кебек иде.
Илдар килүеннән туктап Алсуны күзәтте.
«Нишли бу кыз? Кешене кочаклаган кебек имәнне кысып кочаклап тора. Кызык икән бу кызлар».
Алсу, бераздан имәннән аерылып, куе яфраклар арасына кулын сузып, нидер эзли башлады. Агачны әйләнеп чыккач, юан ботак астына кулын тыгып, бер кәгазь тартып чыгарды. Кат -кат укыды ул.
«Без күчеп китәбез. Алсу! Бервакыт килеп хатны укырсың дигән өметтә калам. Шушы адрес белән хат язырсың. Хуш сау бул! Михайло.
Бу сүзләрне генә ачык укый алды Алсу. Башка сүзләрне укый алмады. Яңгыр төшепме, алар юылып беткән иде.
«Киткәннәр. Башка беркайчан да очрашмаслар. Беркайчан да! Аны кайчандыр мыскыллаудан, ач үлемнән саклап калучылар киткәннәр».
Кызның йөрәген ниндидер ялкын көйдереп алды. Сүзен әйтәлмичә, иреннәре дерелди башлады. Соңгы вакытта дерелдәүдән тынып торган күз төбе, тартыша башлады, җиргә егылып, бертуктаусыз елады. Илдарның аңа иелеп нидер әйткәнен дә ишетмәде.
«Киткәннәр, я булмаса китәргә мәҗбүр иткәннәр», -диде ул әкрен генә. «Киткәннәр».
Җирдә күпме ятты соң Алсу? Ул күтәрелеп тирә-якка карады. Илдар кайда? Әллә ул аны калдырып кайтып киткәнме?
Сызгырган тавыш ишетелде. Урман читендә Илдарны күреп, Алсу аның ягына таба атлады. Күпме юл үтеп, монда чаклы килеп җиткәч, бәлки эчкә кереп өйне дә карап чыгарга? Илдар артыннан кереп, авылга кайткач сөйләп йөрсә? Бөтен авыл гайбәт сөйли башласа? Болай да:
«Кайда булдың? Ничек урманда югалып йөрдең?» -дип, җанга тияләр. Юк, юк, анда ул башка көнне килер. Анда ул үзе генә килер, беркемгә дә күренми йөрер. Бәлки Әнүзә белән килергә? Ул бит кешегә сөйләп йөрмәс. Берүзенә барыбер куркыныч. Тагын бәләгә очраса? Я, Аллаһым, нишләргә миңа? Чынлап та күченеп киткәннәрме?
Шундый уйлар белән Алсу, Илдар янына килеп җитте.
– Тагын кая барабыз? -диде Илдар.
– Мине авыл очында төшереп калдыр да, кайтып кит, дустым Әнүзә кайткан диләр, аның янына керәм.
Авылга кайтып җиткәч, Алсу, матайдан төшеп, дусты янына кереп китте.
Кочаклашып күрештеләр. Әнүзәгә үзенең иртәгәгә төзегән планнарын сөйләмәкче иде, Илдар килеп керде.
– Кайту белән түткәй сине сораячак, мин аңа нәрсә әйтергә тиеш?
Әйдә, мин алып чыгып киттем, мин алып кайтып, өеңә кертеп куям. Бергә кайтабыз. Синең өчен җавап тотасым килми!
– Биш минут кына көт-дип, килеште Алсу.-Хәзер китербез.
Дустына иртәгә бер матай табып, бер җиргә барып кайтырга кирәклеген әйткәч, Әнүзә:
«Проблема юк, үземнең матай белән барабыз», -диде.
Шатлыгыннан Алсу елмаеп куйды. Ярата ул, бик ярата үзенең Африка дустын! Очкыннар чыгып торган кара күзле, кара тәнле шушы балачак дустын ничек яратмасын ул? Кечкенәдән кап-кара шушы кызга авыл халкы «Африка» дип исем кушкан. Ишелеп чыккан аксыл иреннәренә чаклы Африка кешеләренә охшаган ул. Ак тешләрен күрсәтеп елмайса, кояш чыккан кебек. Гаиләдә алты бала үскәннәр, тик ул гына шундый кара тәнле булган. Һәрчак күтәренке күңелле, бию, җырга оста кыз ул. Клубка керсә, кулыннан гармун төшми. Теләсә кемгә «сдача» бирә ала. Аның янына авыл егетләре якын килергә дә курка кебек. Аңа серне дә сөйләргә була. Ә иртәгә аны Әнүзә кереп алачак, ашыкмый гына барып, бөтен җирне карап чыгарга була.
Илдар өй каршына килеп туктады.
– Рәхмәт апаем! Матаең шәп чаба! Исән имин генә йөрергә язсын!
Илдар авызын ерып, тузаннар күтәреп, выжылдап кузгалып китте.
Иртәнге чәйне дә эчеп бетермәгән иде Алсу, Әнүзә килеп җитте.
– Тагын кая барырга җыендыгыз? -диде әнисе, Әнүзәне күреп.– Кайткач, әзрәк өйдә торырга кирәк кызым.
– Без бик тиз кайтырбыз түти, борчылма, -диде Әнүзә, касканы Алсуның башына кидереп.
Алсу, Әнүзәгә урман юлын күрсәтте.
Әнүзә Илдарга караганда да тизрәк чаба!
Урман кырына җиткәч, туктадылар. Имән янына бармыйча, икәүләп урман эченә кереп киттеләр.
Менә ул аланлык… Монда юл беткән. Тәрәзәләре аркылы такта белән кадакланган, искереп беткән җиде өй. Барысын да хәтерли Алсу. Әнә үлән баска зур капка. Шушы зур йортта Михайло яши иде.
Капка җиңел ачылды. Аны үргән юкә белән бәйләп куйганнар. Күтәрмәдә тутыгып беткән чиләк тора. Сиртмәле кое да урынында. Өй артында умарта оялары да бар. Барсы да бар. Хуҗалар гына юк.
Киткәннәр, чынлап та киткәннәр. Хатны, Михайло, Алсу алып укыр дип язып киткән. Беренче һәм соңгы хат булып чыга димәк. Күпме генә вакыт үтсә дә, бер очрашырга өмете бар иде Алсуның. Хәзер ул өмет бетте. Ул хатына кайсы якка күчеп киткәннәрен, адресын да язгандыр, аны яңгыр юып төшергәндер. Алсудан да хат көткәндер бәлки. Ул бит хат язырга, шушы имән ботагы астындагы куышка салырга сүз биргән иде.
Шәһәргә китте дә югалды шул Алсу. Хәтта авылларына да сирәк кайтты. Ә менә бу кайтканда шулчаклы күрәсе килгән иде аның Михайлоны. Алар күчеп киткәннәр. Ничә ел вакыт үткән соң? Биш, алты?
Әнүзә ихатага кермичә генә дусты артыннан күзәтте. Бер сорау да бирми, чөнки Алсу үзе теләмәсә, беркайчан да, бернәрсә сөйләмәсен белә ул.
Имән янына әйләнеп килгәч, Алсу блокнотыннан бер бит ертып алып, хат язды.
«Михайло, мин килдем. Синең язган хатыңны укыдым. Күчеп киткәнегезне аңладым. Адресны укый алмадым, яңгыр юган. Белмим, берәр вакыт монда кайтып укырсыңмы минем хатымны? Мин хәзерге вакытта шушы адрес буенча яшим». Алсу адрес янына телефон номерын да язды.
«Юкка теге вакытта авылның исемен әйтмәдем, югалтмый идем аны, хат алышкан булыр идек», -дип уйлады Алсу. Хәзер нигә үкенеп утырырга? Күпме вакыт үткән. Ул да мине оныткандыр.
Төне буе кыз керфек тә какмады. Аның күз алдына Михайло, аның әтисе Карп, әнисе Акулина, әбисе Варвара, кечкенә сеңлесе Анна килеп басты. Хәтирәләр аны бик еракка алып китте.
Алсу ул елны сигезенче сыйныфны бетерде. Уку таныклыгыннан гел бишле билгеләре генә күреп, мәктәпне яхшы бетергән өчен биргән грамотаны тотып, атлап түгел, очып кайтып керде ул өенә. Тупсагадан ук:
«Гел биш, мин отличница!» -дип кычкырды. Әнисе, сеңелләре килеп кочаклап алдылар.
– Апа, син шәһәргә китәсеңме? -диде сеңлесе Нәҗибә.– Син китсәң безгә күңелсез булачак бит!
Менә-менә елап җибәрергә торган Нәҗибәнең, Алсу чәчләреннән сыйпады.
– Алдан кайгырма әле сеңлем, мин үзем дә белмим әле. Бәлки урта мәктәпкә китермен. Анда яхшы билгеләренә генә укыганнарны алалар ди. Әнүзә дусты белән икесенә генә йөрергә туры киләчәк. Күренеп торса да, ул авыл ерак, биш километр.
Шулай кая барып укуын дәвам итәсен белми ятканда, әнисе беркөн:
«Кызым, безгә Акбарыс авылы ягыннан диләнкә биргәннәр, әтиегез яңа йорт салырга ди, әле эш бетеп торганда, шул җирне табып, бераз булса да кисеп карарга чамалый. Әтиегез берүзе нишләр? Бүрәнәнең бер башыннан тотса, икенче башыннан икәү тотар идек. Ботакларыннан каезлаганын булса да тышка чыгарырга булышырбыз. Барыйк, кызым, әтиең белән» -диде.
Алсу яңа йорт салу турында күптән хыяллана иде. Сыйныфташ кызларының күбесе алты почмаклы яңа йортта яши. Шуларга сиздертми генә көнләште.
Сигез кешегә бер яклы өй нәрсә ул? Чыбылдык артында әтисе белән әнисе йоклый торган бер карават та, бер сәке. Ул сәкедә аркылы ятып, биш бала йоклый. Тагын әбисе ята торган кечкенә сәке бар, озын өстәл, калай мич. Кыш көннәрендә көн суык булса, шул калай мичкә ягалар. Ул өйне бик тиз җылыта. Шул кечкенә бүлмәгә, кыш көне, яңа туган бәрәннәрне дә кертәләр. Алар, ким дигәндә, бер ай булалар. Калай мичкә терәлеп, көйгән җөн исләре чыгаралар. Җылытылмый торган алгы як бар барын, тик анда яшәрлек түгел. Анда бодай, баздан чыгарган бәрәңге, башка ризыклар саклыйлар.
Алты почмаклы өй салсалар, ике бүлмәне дә җылыта торган мич тә төзесәләр! Стенага матур чигүләр кагып чыксалар, аларның да өйләре ямьләнер!
Алсуның әтисе бөтен эшне дә үзе эшли. Ярдәмгә тагын бер ирне генә дәшәр ул. Авыл халкы аны «Уңган Йосыф» дип, юкка атамыйдыр. Комбайнда эшли, киез итекләр баса, мич чыгара, калайдан, теләсә нәрсә ясап бирә. Элек чабата үргән, агачтан кашыклар ясаган.
Диләнкәдәге агачларны киссәләр, киләсе елда яңа йорт та төзи башларлар. Аларның да алты почмаклы йорты булыр!
Таң белән бортлы машина килеп, клуб кырына туктагач, өчәүләп әрҗәсенә менеп утырдылар. Бик озак баргач, урман кырына ук салынган зур авылга кереп туктадылар.
Акбарыс дигән бу авылда татарлар да, марилар да яши. Вата җимерә татарча сөйләүче мари абзые, аларны үзләренә дәште. Эш беткәч, алар шушында кайтып йокларга тиеш.
Машинадан төшү белән диләнкәне карарга киттеләр. Баганаларга фамилияләр, авыл исемнәре язылган. Үзләренең фамилиясен тапкач әнисе:
«Кара әле әтисе, монда нарат кына түгел, усак та күп» -диде.
«Нарат та, усак та кирәк-диде әтисе.
Җиң сызганып эшкә керештеләр. Башта вак куаклардан, сыек агачлардан араларга кирәк. Әтисе бөтен агачларны карап чыккач, бик канәгәтъ кыяфәт белән әйләнеп килде.
– Шәәп. Яхшы җир биргәннәр, -диде ул.
Ике көн баш күтәрмичә дә эшләделәр.
Өченче көнне яңгыр ява башлады. Яңгырдан соң чыгып караганнар иде, бөтен киемнәре чыланды.
– Бүген эшләп булмас барыбер, өйгә кайтыгыз, мари мунча яга бүген-дип, әтисе, Алсуны әнисе белән өйгә кайтарып җибәрде.
Эшкә килеп кемнең кул кушырып, кеше өендә утырасы килсен инде!
– Алсу, кызым, эчтәрәк бер җирдә бик күп кура җиләге үскән. Сырып алган инде! Әйдә шуны җыеп алыйк.
Әнисе шулай дигәч, шатланып риза булды Алсу. Кура җиләген бик ярата ул! Өскә брезент плащларын киеп, кура җиләге үскән җиргә киттеләр.
Кура җиләге әнисе күрсәткән җирдә генә түгел, бөтен тирә якны баскан! Нишләп халык җыеп алмый икән? Эх, булсын иде шундый җиләк Алсу яшәгән якта да! Юк шул, ул яшәгән якта урман бик ерак. Урманга авыл кызлары белән күмәкләшеп, җәйдә бер тапкыр гына барып кайталар. Кайнаткан варенье, аларның зур гаиләсенә чәп итәргә дә җитми. Ерактан китереп чиләкләп карлыган сатып йөриләр. Шунда әнисе бер чиләк ала. Ул да бик тиз бетә. Монда көндә чыгып җыйсаң да бетәрлек түгел. Нигә зур чиләк алып чыкмаган Алсу? Чиләкне дә бик тиз тутырыр иде ул!
Алсу җиләк җыя-җыя, күпме эчкә кергәнен дә сизми калды. Тирән тарелка тулып, үлән өстенә бушатып җыя башлады.
Караңгы төшә башлаган түгелме? Әнисе кайсы җирдән җыя икән?
– Әни! Әни! Син кайда? Кайтабызмы өйгә?
Җавап бирүче булмады.
– Әни! Әни-и!
Алсу әле бер якка, әле икенче якка йөгерә башлады. Җыйган җиләкләре өстенә басып, аягы таеп егылды.
– Әни дим, син кайда? Миңа кайсы якка барырга?
Әнисе җавап бирмәде. Ара тирә зур канатлы кошлар гына ямьсез тавыш чыгарып очып киттеләр.
Ни булды? Мин адаштыммы?
Алсу бер алга, бер артка йөгереп карады, уңга, сулга китеп карады, аннан туктады. Хәзер кайсы якка барырга?
Җиләкләре түгелгән якка килеп басты. Бәлки шушы җирдән артка барырга? Кайда ул арт як? Ул бу зур куакның кайсы ягынннан килеп басты?
Кайсы якка барырга белми, кыз ачыграк җир күреп, шул якка юнәлде. Анда наратлыкның башы булып чыкты. Юк, ул наратлар арасыннан килмәде бит. Икенче якка борылды.
– Кешеләр! Ишетәсезме? Мин адаштым! Ярдәм итегез!
– Әни! Әни! Син кайда? Ауу!
Кояш баеды. Урман караңгылана башлады.
Алсу, ялгызы гына төнне ничек уздырыр? Ул авылда да, кич урамга чыгарга курыкты. Караңгыда, кинодан кайтканда да, әнисенең кулын ычкындырмады. Бөтен бәхетсезлекләр төнлә була кебек тоелды аңа. Үлем дә төнлә килә дип уйлады ул. Бер ялгызы урманда ничек төн чыгар?
Өстенә кигән брезент плащ кесәсендә шырпы тапкач, Алсу, шатланып куйды. Тик шырпысы әз калган. Санап чыкты:17 данә. Блокнаттан ертып алган кәгазь кисәге бар. Җиләк җыйган тирән җиз тарелка. Башында яулык, аягында итек. Берәр агач төбенә утырып та төн чыгарга була. Таңга кадәр утырып өшемәс ул. Бераз яктыра башласа, урман читенә чыгыр.
Былтыр туристлар слетына ярышка барыр алдыннан, география укытучысы, урманда адашканда нишләргә кирәклекне сөйләгән иде бит!
Алсу җиргә чүгәләп, күзләрен йомып, укытучысы сөйләгәннәрне күз алдына китерергә тырышты. Дөрес, ул анда күбрәк компас турында сөйләде.
«Кеше ач булса да кырык көн яши ала, сусыз җиде көн», -дидеме, укытучысы ул вакытта?
Нигә әле җиде көн турында уйларга? Ул иртәгә юлны табачак та, үзләренең диләнкәсенә килеп чыгачак! Күп җир үтмәде бит ул. Кура җиләге җыйган җирне тапса, кычкырырга була. Барыбер берәрсе ишетер. Иртәгә аны ззли башларлар.
Алсу, үзен үзе тынычландырырга тырышты. Сабый бала түгел лә ул! Аңа инде 15 яшь, кыш җитсә 16 тулачак. Балавыз сыгып утырмас ул!
Җиләк күп ашагангамы, су эчәсе килә түлке. Бүген төшкә кадәр яңгыр яуды, зур яфраклардан яңгыр суы җыеп карарга була, -дип уйлады ул.
Тарелкадагы җиләкләрне ашады да, калганын җиргә сипте. Ашыйсы килми, ә сусыз булмас. Су турында уйлаган саен эчәсе килә.
Аяк астындагы эрерәк яфраклардан бөртекләп су җыйган арада, урман эче бөтенләй караңгыланды. Хәзер беркая да барырга ярамый, я, чокырга, я, агач төбенә килеп капланырга була.
Биек булмаган имәнне сайлап, шунда төн чыгарга уйлады Алсу. Тиз генә корырак агачларны җыеп алып, учак кабызырга булды.
Чыршы агачы төбендә кипкән ылыслар күп. Бер кабык табып алып, Алсу башта кипкән ылысларны, аннан коры агач кабыкларын җыйды. Ярый әле, кесәсендә шырпы бар. Блокноттан ертып алынган кәгазьне яндыргач, коры ылыслар бик тиз яна башлады. Аның өстенә агач кабыклары ташлады.
Вак агачлар бик тиз арада янып бетте. Зурырак, корып, егылган агачны өстерәп алып килеп салгач, учак сүнгән кебек булды. Бераздан аны да ялкын чорнап алды. Аның шулай пыскып кына януы, бер караганда, бик әйбәт тә әле. Иртән аны сүндерергә җиңел булачак.
Учакка карап, Алсу бераз тынычланды. Ут янына бер җәнлек тә килмиячәген белә ул.
Төн булса да урманда тыныч түгел. Төн кошлары оча, куаклар арасында кемдер йөгереп үтә. Йөрерләр билгеле, алар үз җирендә. Дөньяга шушында барлыкка килгәннәр, шунда яшиләр. Алсуның аларда эше булмаска тиеш. Һәркем үзенең туган җирендә хуҗа. Монда төлкеләр дә, бүреләр дә бардыр. Аю гына юктыр бу урманда.
«Аюлар безнең якта юк, алар башкортлар яшәгән якта гына», -дип сөйләгән иде укытучы абый. Колхоздагы башмакларны җәй көне шул якларга алып киткәч, бер көтүчене аю ашаган дип сөйләделәр. Үзең аларга зыян итмәсәң, җәй көне бүреләр дә кешегә ташланмый диләр. Җәйдә алар ач булмый.
– Нигә соң әле бүреләр турында уйлап утырырга? Ник кешеләр турында уйламаска? Алсу ник адашты? Бәлки Алсуны берәр кеше каргагандыр? Ул шуңа адашкандыр. Кем каргар аны? Кемгәдер начарлык эшләгәнен дә хәтерләми ул. Әллә әбисе микән?
«Намаз укырга комачаулыйсыз, тавышланасыз, сезнең кебек балалар ыкругта да юк», -дип сүгә иде бит. Өенә кайтып керсә, Алсу, башка алай эшләмәс иде. Әбисе намаз укыганда, сеңелләрен тыеп, тик кенә утырыр иде. Бәләкәйрәк чакта, әбисе намаз укыганда, иелеп, башын идәнгә төртеп алганда, күтәрелә алмасын өчен, арт ягына пимасын да кыстырган иде. Бик нык орышты ул чакта аны әнисе. Башка алай эшләмәде.
Ник соң балалар әбиләрен бик яратып бетмиләр? Ул аларга ашарга пешерә, кичләрен өсләрен ябып йоклата. Менә өенә кайтып керсә, Алсу әбисен яратыр. Кайтып кына җитсен!
Бәлки Алсуны күршедә ялгыз яшәүче Хәмдия әбисе каргагандыр? Помидорлары кызарып пешкәч, Алсу читән арасыннан кулын тыгып, әбинең помидорларын ашаганы бар. Ипи белән тозны үзе белән алып чыгып, шунда утырып ашый иде. Эх, ул помидорларның тәмлелеге! Шуның өчен генә каргыйлар микән? Көз көне үзе табагына җыеп, күтәреп керә иде бит.
«Гаиләгез ишле, ашагыз балалар!», -дия иде.
Күрше әбигә дә, югары очта ялгыз яшәүче башка әбиләргә дә һәрчак ярдәм итте бит Алсу! Биш яшьлек чагында ук, ике литр сыешлы чәйник белән, ерак чишмәдән аларга су ташыды. Башыннан сыйпап мактыйлар да иде. Кайчакта хәттә, ике шәрә кәнфит тә бирә иделәр. Әнүзә белән Минсафа әбигә, кыш буе фермадан, чана белән салам да ташыдылар. Шул саламны ягып кына өен җылыта иде. Утыны булмагач, нишләсен инде әби ялгызы.
Әнисенә: «Бу кызың бигрәк уңган, бәхетле булыр, иншалла!» -диделәр.
Шушымы бәхет? Җиләк җыярга керде дә, урманнан чыга алмый интегә.
Имән төбендә утырып, Алсу, тирә якка күз ташлады.
Каршыда гына яшь имән колачын җәеп:» Мин монда, курыкма! Мин сине саклыйм!» -ди кебек.
Урманда дөм караңгы булды. Учак яктысында, яшь имән әкрен генә Алсу ягына килә кебек. Төрле якка җәелеп үскән ботаклар да зурая, башка агачлар да учак ягына таба якынлаша. …Уф… Җәй көне тиз таң ата диләр. Нигә һаман яктырмый? Башка ул имән ягына карамаска кирәк…
Алсу учакка, аның кырыенда пыскып, төтен чыгарып янган үләнгә карап, ничек йоклап киткәнен сизмәде.
Күзен ачканда ул җирдә ята иде.
Башта кайда ятканын аңламый торды. Бу аның җылы түшәге түгел шул. Әнисе дә чәй кайнатып кызын дәшми. Йөрәге чеметеп куйды.
«Мин бит урманда, мин адаштым…»
Күзеннән яшьләр тәгәрәп чыкты. Учакны сүндереп, юлын дәвам итәр ул бүген. Берәр сукмак табып, юлга чыгыр. Ул юл аны үзләренең диләнкәсенә чыгарыр. Әти белән әнисе анда түгелдер инде, алар Алсуны эзләп урманда йөриләрдер. Тагын кем булса да эзли микән Алсуны?
Агачлар арасында кояш нурларын күреп, шатланды кыз. Яфраклардан чык суы җыеп карамакчы булды. Яфракларны селкеп кенә, күп су җыеп булмый шул!
Яулыгын берничә кат төреп, астан аягына чорнады, куе үлән арасыннан әкрен генә атлап үтте. Алга артка берничә тапкыр үткәч, тарелкага яулыктагы суны сыкты. Болай суны күбрәк җыеп була икән бит! Сыккан суны эчкәч, яңадан бәйләп үтте. Тагын яулыгын сыкты.
Учак кырында, пыскып, төтен чыгарып яткан үләнне таптап үткәч, учакның бөтенләй сүнгәнен тикшереп чыкты да, бүген урманнан чыгуына өметләнеп, Алсу, алга атлады.
Урман эченнән барганда башта аяк астына карарга кирәк икән. Анда чокыр, корыган агач төбе булып капланырга була. Аягыңны сындырып ятуың да бар. Агачлар арасыннан үткәндә, кулны алга сузып, ботакларны аерырга кирәк. Югыйсә, үтеп киткәндә ботаклар биткә бәрелә. Бите сыдырылап беткәндер инде Алсуның. Көзгесе юк, карый алмый. Итеге дә төртелеп, берничә җирдән тишелде.
Шактый баргач, куе үлән үскән аланлыкка килеп чыкты. Үлән шулчаклык биек үскән, атларга авыр. Алсу шунда утырып ял итәргә уйлады.
Менә, бик биек агачның башына менә алса! Бөтен тирә-якны күрер иде ул. Безнең якта мондый үләннәр булса, аны күптән чабып алган булырлар иде! Бу якларга кеше килми микән?
«Озак утырма, урман кырына чыгып, берәр авылны табыйм дисәң, кузгал!» Алсу үзенә үзе шундый әмер бирде.
Куе үләннәрне аера-аера барып, чикләвек куагына тап булды. Кесәләре тулганчы чикләвек җыйды. Таҗларын аерып, авызына капты. Әче генә тоелса да, чикләвек каты булып чыкмады. Берничәне ашагач, тамагы туйган кебек булды.
Күп җир үтте бу көнне Алсу. Беркая борылмыйча, агачларның мүк үскән ягына гына барды. Мүк үскән як- төньяк була. Аны да укытучы сөйләгән иде. Аларның диләнкәләре кайсы якта икән? Төньякны сайлагач, гел шул якка гына барырга кирәк. Югыйсә ул әйләнеп кенә йөрер дә, беркайчан да урман кырына килеп чыкмас.
Бу көнне ул бернинди сукмак очрамады. Монда төлкеләр дә, бүреләр дә юк микән? Алар булса сукмак булыр иде бит. Монда бер эз дә күренми. Беркем дә йөрмәгән нинди урман бу? Диләнкә кискән җирдә үлән тапалып беткән иде. Монда ачык җирдә, үлән билдән, агачлар арасын яфрак каплаган.
Караңгы төшә башлады.
Алсу коры чыбыклар җыеп алып килеп учак кабызды.
Тагын 2 шырпы бетте. Иртәгә дә кешеләр янына чыга алмаса?
Бу төнне йолдызлар баш очында гына кебек тоелды аңа. Эх, күрсәтсеннәр иде алар юлны! Алсу шул якка табан китәр иде. Яныңда кешеләр булмагач, никадәр күңелсез икән! Янында бер генә кеше булса да, сөйләшерләр иде, кайсы якка барырга бергә хәл итәрләр иде. Булсын иде янында Әнүзә дусты! Алсу, аның белән бик тиз юлны табар иде! Биек агач башына да күз ачып йомганчы менеп төшә ала ул! Шундый шул инде аның Африка дусты!» Утта янмый, суда батмый», -дип, нәкъ аның кебек кешеләрне атыйлардыр. «Африка» дигәнгә дә ачуланмый үзе. Тәне кара, чәчләре пружина төсле шул аның. Калын иренле авызын ерып, ак тешләрен күрсәтеп алса, янындагылар барысы да елмаеп куя. Алсу андый кыю түгел шул. Аның артыннан авыл малайлары «куркак» -дип, юкка кычкырмыйлар.
Алсу, агач төбенә утырып, Әнүзә дусты белән булган бер вакыйганы исенә төшерде.
Язгы ташкын вакыты иде. Мәктәптән, елга ярыннан кайтканда, Алсу, кар суы җыелган чокырга төшеп киткәч, Әнүзә аның артыннан керде. Дустының кермә дип кычкыруына карамастан, ул да кышкы пәлтәсе белән чокырга кереп басты. Шулай итеп ул үзенең дуслыгын исбат итте. Чокырда икәүләп көлеп тордылар да, үрмәләп чыгып, пәлтәләрен сыктылар.
Робинзон Крузо 27 ел буе утрауда ялгыз яшәгән. Ничек ул акылдан язмаган?
Тирә ягында океан булгач, кая барсын ул? Ул кирәкле әйберләрне, дулкын ярга аткан корабыннан ташыган. Алсуның шырпысы да бетсә?
Төшенкелеккә бирелү- ярты җиңелү! Төшенкелеккә бирелмәскә… Бирелмәскә! Алсу утрауда түгел, бары тик урманда. Урманның чите була. Ул барыбер урман кырына чыгып, бер авылны табыр.
Ярый әле Алсуның плащы бар. Ул аны салмый да, шуңа муенын да кырып бетерде. Башлыгын яңгыр яуганда кияргә була. Төнлә учакка карап утырганда да салмый, башыннан бөркәнеп, тирә-якка каранмый, ут ялкынына карап утыра. «Куркак! Әнисенең кулына ябышып йөри!» -дип кычкырган малайлар, күрсен иде Алсуның ялгыз гына урманда төн чыгуын! Әз генә яктыра башласа, Алсу йоклап алыр.
Йокы баса, күзләр йомыла…
Яңгыр уятты иртән Алсуны. Вак кына сибәләп яүган яңгырны кулына җыеп, иреннәрен чылатты. Су тапса иде бүген! Тирән тарелкасын тутырып эчәр иде!
Телен чылатырлык кына су, сусавын баса алмый шул! Бу урманда бәләкәй генә чишмә дә юк микән? Алсулар җиләккә йөргәндә, әллә ничә җирдән чишмә табалар иде. Бераз ярлы җирдә иде алар. Ул суны яулык аша сөзеп эчәләр иде.
Беркайда да тукталып тормыйча, Алсу атлады да атлады. Урманда сәер тынлык, бер яфрак та селкенми кебек. Әйтерсең дә, бөтен агачлар берьюлы Алсуның адашып йөрүен күзәтәләр дә, җил искәндә, пышылдашып, көлешеп алалар.
Тагын караңгылана түгелме? Учак кабызырга кирәк. Ул бүген дә урман читенә чыга алмады. Эчкә генә керә микән? Бәлки башка якка борылырга? Җәнлекләр эзе дә булмаган нинди урман бу? Нигә килде икән бу якка? Бер белмәгән, бер күрмәгән якка. Диләнкә кисәләр имеш. Яшәрләр иде әле шул иске йортларында. Түбәсеннән су үтми. Әтисе былтыр түбәне әйбәтләп түл җәеп какты. Салам түбәле йортлар калмады да. Хәтта шифер белән ябучылар да бар. Күлмәге дә пычрап беткән. Чәчен дә тарый алмый. Көне буе итек киеп йөреп, бармаклары да шеште. Кайчан булса да берәр кеше очрармы? Кем аңа юл күрсәтер?
Алдагы көн, бернәрсәсе белән дә аерылмады. Алсу юлын дәвам итте. Бөрлегән күреп, җыеп ашагач, сусавы да басылган кебек булды.
Кичкә табан чыршылар арасына килеп керде. Бу җирдән тизрәк чыгарга кирәк, чыршы арасында ул учак кабызмас, янгын чыгуы бар. Төз чыршылар, алар биек түгел. Алты-җиде ел элек кенә утыртканнардыр. Алсу әнисе белән урманда чыршыларны күп утыртты. Урманнан җир бүлеп биргәннәр иде ул елны. Апрель айларында ук вак чыршыларны карлы суга тыгып китәләр. Утырткач, җәй кәтмәнләп кайталар иде.
Чыршылар арасында үлән биек түгел, тизрәк барып була.
Чыршылар арасыннан чыккач, наратлык башланды. Алар шулчаклык биек, көн яктысы төшми дә кебек. Алсуның бу җирдән тизрәк чыгасы килде, ул тизрәк атларга тырышты. Кинәт, аның каршысына ук, агачтан кемдер сикереп төште. Алсу куркуыннан кыймылдый алмый катып калды, тез буыннары калтырый башлады.«Кемдер» ырылдап, тавыш чыгарып, казык тешләрен күрсәтеп алды да, күзләрен кыса төшеп, Алсуның каршысына сузылып ятты.
– Кит, -диде Алсу, әкрен генә.-Миңа кагылма.
«Кемдер», аңлаган кебек, башын борып Алсуга карады. Бик зур мәче кебек, ала төстәге җәнлекнең аякларында кара тамгалар бар. Койрыгы тиеннеке кебек йомшак түгел. Кем булыр бу? -дип уйлады кыз. Буре түгел, аю түгел, Алсуның аларны рәсемнән күргәне бар. Тиен дә түгел, куян да. Озынлыгы бер метрдан артык булыр, зур мәчегә охшаган кебек. Үзе матур, колаклары кечкенә, күзләре дә мәченеке кебек Кем булыр? Алсу кузгалса, артыннан ташланмасмы? Кесәсеннән шырпыны алып, коры таякка ут яндырып караса? Ул кыймылдаган арада, аңа ташланса?
Алсу нишләргә белми, кыймылдарга куркып торганда, нарат агачы төбендә шундый ук, кечкенә җәнлек балалары күрде. Аларның чыелдаган тавышын ишетеп, җәнлек шулар ягына сикерде.
Бер агач ботагына сикереп, бер балалары артыннан йөгереп уйный торгач, болар күздән югалды.
Алсуның аягы әйтерсең җиргә береккән иде. Бер урында тораташ кебек озак кына басып торгач, җиргә чүгәләде.
«Җәнлек эзләре дә булмаган нинди урман бу?» -дип гаҗәпләнгән идеңме Алсу? Менә, күр, каршыңа чыга башладылар.
Көч хәл белән торып, Алсу алга атлады. Шактый җир үткәч, ике кесәсе тулганчы коры яфраклар җыйды. Тагын бер җәнлек каршысына чыкса, тиз генә яфракларга ут төртеп, куркытып булыр дип уйлады ул.
Алсу, учак кабызып, итеген салып, учак ягына куйган иде, куакларны ерып нәрсәдер йөгереп үтте. Бу җәнлек аны эзәрлеклиме, башкалары йөгерәме? Кемне күрде соң Алсу? Авылга тавык сараена кереп, аларны буып чыккан нәрсә шул түгелме?
Кем булыр бу? Аллаһым, шырпылары бетсә нишләр ул?
Ничә көн ул урманда ялгызы йөри? Хәзер санын да белми бугай. Иртәгә дә юлны тапмаса?
Алсу җиргә капланып үкси-үкси елады. Ул бервакыт кешеләр янына чыгуга өметен җуйды. Көче бетеп, бервакыт аңын югалтып егылса! Аның гәүдәсен шушыннан табып алырлар. Бәлки тапмаслар да.
Эй, Аллаһым! Шундый кыска гомер бирелгәнмени Алсуга! Ни өчен ул тырышып укыды? Нигә аңа мактау таныклыгы бирделәр? Гел бишкә генә укыган имеш. Нигә аңа бишлеләр? Озын гомер бирсен иде Аллаһ! Алсуга бу урманнан чыгарга юлны күрсәтсен иде! Шул иске өйләрендә дә яшәргә риза Алсу, бәрәннәр дә кереп тулып, калай мичкә сөялеп, йоннарын көйдерсеннәр! Әбисен дә һәрвакыт тыңлар Алсу! Хәмдия әбисенең дә помидорларын урламас! Бер кемгә дә авыр сүз әйтмәс! Сеңелләрен дә орышмас! Берәр авылга килеп чыксын иде! Ул аннан үзләренең ягына җәяү китергә дә әзер! Урман читенә генә чыксын!
Мәктәптә укыганда, аңа, күбрәк адашканда ничек юлны табу турында укыйсы калган. Шырпылары бетсә, ничек ут табарга? Укытучы ташны ташка бәрсәң, ут табып була дигән иде дә, монда таш юк. Һәрвакыт су эчәсе килә. Яңгыр яуганын көтеп утырыргамы? Яумаса? Ярый, ашарга табып була. Чикләвек тә, шомырт та бар. Аларны ашагач су эчәсе килә. Бер җирдән үткәндә, кузгалак та, какы да очрады. Аларның сабагы катып беткән, яз көне генә йомшак була шул алар. Какының иң өске өлешен чистартып ашап караган иде, иренне чеметтереп, әче тәме әллә күпме интектерде.
Нинди сынау булды бу Алсуга! Җиләк җыярга кереп, урманнан чыга алмый! Әбисе ничек әйтә иде әле?
«Аллаһ сынауны, кеше күтәрә алганын гына бирә!»
Димәк Алсуга Аллаһ шундый сынау җибәргән! Сынау беткәч, ул үзе аңа юлны күрсәтер! Түзәргә… Түзәргә дә, төшенкелеккә бирелми, алга атларга!
Аягы йөри, күзе күрә. Эчәсе килә билгеле, әмма түзәргә кирәк! Ул үлем турында уйлап утыра!
– Тор! Алсу, кыймылда! Тик утырма!
Алсу саташа башладымы? Үзе белән үзе сөйләшәме?
Авылда халык Алсуның югалганын оныткандыр да. Сөйләгәннәрдер дә: берәр җанвар ашагандыр дип, туктаганнардыр. Кемнәр Алсуны уйлап, елап утырыр? Алсуның гаиләсе, Әнүзә еласа гына. Кыш көне кызлар җыелып, кардан өй төзегәндә, тибеп, өйләрен җимереп киткән малайлар елап утырырмы?»
Авылын бик сагынды Алсу. Аларның»Биш чишмә» авылы суга иң бай авыл. Җәй эссе килгәндә, тирә як авыллардан флягалар төяп, су ташыйлар. Тирә якта чишмәләр корыганда да, Алсу авылында чишмәләр кипми. Авыл мулласы:» Биш чишмә» авылы беркайчан да таралмаячак»ди. «Бу авылда гел туганнар яши», дип тә сөйләгәне бар. Чынлап та, чит якка кияүгә китүчеләр юк алар авылында. Бөтен авыл халкы бер-беренә кода, кодагый, җиңги, кияү.
Каеннар арасында яктылык күреп, Алсу шул якка борылды. Агачларның мүк үскән ягын тикшереп барып, ул башка якка карамый иде. Бу нинди яктылык? Бу агачлар үсмәгән җирме? Озын каенны әйләнеп чыкмакчы иде, аягы чокырга төшкән кебек булды. Каен ботагына тотынып караса, телсез калды.
Алсу тотынган каенның бер ягында, казан кебек зур чокыр. Чокыр шундый тирән, аның тирәсендә үскән агачлар авып, тамырлары өстә ята. Андый агачлар күп. Кар сулары юып бу чокыр тирәнәйгәнме, әллә моннан җир ташыганнармы? Бу җиргә кайчан да булса метеорит төшеп, шундый казан барлыкка килгәнме?
Алсу, бераз карап торгач, аска төшеп карарга булды. Төшәр юлын билгеләде. Кире күтәрелгәндә, барган якны югалтмаска кирәк аңа. Авып төшкән каенның ботагына тотынып утырып, аска табан шуып төшеп китте.
Аста сасы ис килә. Нигә төшкәненә укенеп алды. Бу бәлки үләт базыдыр, шуңа сасы ис киләдер. Аска ук төшеп беткәч, казанның кырыннан түгәрәк буйлап китте. Менә каян килгән бу ис! Ниндидер зур хайванны кортлар ашап ята. Бу зур хайван, сыер, я, пошидыр. Егылып төште микән мескен хайван?
Алсу, борынын кулы белән тотып, үләксә яныннан үткәндә, чүп өеменә тап булды. Монда сыңар кирза итеге, тутыгып беткән чиләк, ватык стаканнар ята. Бу җирдә, бәлки, кайчандыр, кыйммәтле ташлар чыгарганнардыр? Аста үлән дә күренми, җир тапталган кебек. Алсу казан уртасында таш багана күреп алды да шул якка борылды. Әйе, чынлап та бу агач түгел, бетон багана булып чыкты. Чынлап та монда элек кемнәрдер эшләгән.
Шулай уйланып, төшкән юлыннан кире менәргә генә җыенган иде, кеше тавышлары ишетеп, авып төшкән каен артына качты.
Алсу, кычкырып җибәрмәс өчен авызын каплады.
Өстә өч кеше күренде. Берсе артына берсе басып, алар аска табан төштеләр. Уртада барганының кулларын бәйләгәннәр. Аска төшеп җиткәч, уртадагы кешене өстерәп, бетон багана янына алып килделәр дә, юан аркан белән баганага бәйләп куйдылар. Күзләрен бәйләделәр, авызына да чүпрәк тыктылар.
– Күзне ачыгыз! -дип кычкырды теге мескен.-Минем гаебем юк, җибәрегез мине!
– Исеңә төшер, кем белән минем сарыкларны суеп ашадың? Карак! -диде, юан егет. Тәүбәңне әйтерәм мин синең! Менә, баклажка белән су, эмма, син аны эчә алмыячаксың!
Юан егет баклажканы багана төбенә куйды.
– Исеңә төшер! Кайсы көнне, безнең сарыкларны суеп ашадың? Кемнәр белән, барын да хәтерләрсең!
Ике егет, төшкән юлларыннан кире күтәрелеп, күздән югалдылар.
Алсу тын алырга да куркып, җиргә сеңде. Бераздан, тавышлар тынгач, өскә күтәрелмәкче булган иде, ул уеннан баш тартты. Тегеләр яхшы кешеләр түгел, аларга күренмәвең хәерлерәктер дип уйлады ул. Бу кешеләр каяндыр килгәннәр бит, димәк, якын тирәдә авыл бар.
Күпмедер утырып, кеше тавышлары тынгач, шуышып кына багана янына килде.
– Әй, әй, ишетәсеңме? -диде ул әкрен генә.
– Кем бар?
Гыжылдап чыккан тавышны шулай аңлады Алсу. Күтәрелеп, ир кешенең авызыннан чүпрәкне тартып чыгарды.
– Кем бар?
Ир кеше кычкырып җибәрде.
Алсу, ирнең күзен бәйләп куйган чүпрәкне дә, тешләре белән чишеп алып, җиргә атты.
Каршысында, егерме яшьләр чамасы, җирән чәчле, сипкелле егет пәйда булды.
– Син кем? -диде җирән баш.
– Минем исемем Алсу. Урманда, җиләк җыйганда адаштым, миңа якындарак урнашкан авылга юлны өйрәтмәссезме?
– Колакка токмач элмә яме, -диде җирән баш. -Алдашырга яратасыңмы?
Ялгызы гына юньле кеше урманда йөрми.
– Ә кем йөри урманда? Алсу, ачуыннан кычкырып ук җибәрде.
– Өеннән чыгып качканнар… Бандитлар… Алар урманда качып яталар.
Алсу башка дәшмәде. Бу да яхшы кеше түгел… Тегеләре бөтенләй куркыныч.
Кем Алсуга ярдәм итер? Кем юлны күрсәтер?
Алсуның күзенә яшьләр тыгылды. Кешеләрне күргәч, шатлыктан йөрәге дөп-дөп типсә, ул шатлык юкка чыкты. Болар ярдәм итә торган кешеләр түгел, усаллар. Шушы кояш астында, кешене баганага бәйләп куймаслар иде. Алсуның бу егеткә ярдәм итәсе килде.
«Хәзер мин сине чишәм» – дип, кыз, арканның башын эзли башлады.
– Кагылма! -дип кычкырды егет.-Чишмә! Алар мине каракка саныйлар. Качып китсәм, мине авылга кайткач, тапмыйлар диеп уйлыйсыңмы?
– Миңа, чалбарның кесәсенән шырпы белән папиросны алып, авызга каптыра аласыңмы?
Җирән баш, Алсуга карады.
– Елыйсыңмы? Кызлар шундый инде алар, селәгәй агызып тик йөриләр.
– Мин чынлап та адаштым. Бу яктан түгел мин.
– Ярый, ярый, ышандым. Папиросны каптырасыңмы?
Алсу, арканны шудырып, егетнең кесәсеннән шырпы белән папиросны алып, кабызып, җирән башның авызына каптыргач, теге берничә тапкыр суырды да, җиргә төкерде.
– Каян бу казанга килеп төштең син? Сине дә бу» хөкем баганасы»на бәйләделәрме?
Алсуга, үзенең бу якларга ничек килеп чыгуын сөйләргә туры килде. Юлында беркемне дә очрамавын, хәтта сукмак та күрмәвен әйтте.
– Син, өстән, биеклектән баргансың. Анда кем йөрсен? Аста сазлык, анда су. Пошилар, дүрт аяклылар аста йөри. Нәрсә ашап, эчеп йөрдең инде? Ит ашадыңмы? Урманда ит җитәрлек!
– Кайда ул ит?
Алсу егетне шаярта дип уйлады.
– Сазлыкка табан бар. Анда нинди генә кош юк!
– Мин аларны ничек тотыйм?
– Бу кызлар берни белми… Плащыңны өстенә ат. Алар очып китми. Утка ат та, кыздыр, йоны янып бетә. Тиресен, күмерләре белән сыдырып төшер. Эчендә ит тәмле!
– Сине нигә бәйләделәр болар?
– Бер гаепсезгә, -диде җирән баш. Сөйләргәме сиңа юкмы дигән кебек карап торгач, сүзен дәвам итте.
– Мин ферма көтүен көтәм. Күргәнсеңдер, теге юаны, председатель улы. Аларның илле баш сарыклары ферма көтүе белән йөри. Аларга кызыл буяу белән тамга салынган. Председатель колхозга түрәләр килгәндә, сарык алып китеп суйдыра. Улы кичә килеп, үзләренең сарыкларын санады, икәү җитми. «Кая куйдың? Суеп ашадыңмы?» -дип җанга тиде. Тегесе бер бандит-наркоман. Икесе дус алар, мине «хөкем баганасы»на бәйләп, әйттермәкче булалар.
– Әйдә, мин сине чишәм, -диде Алсу. Бу җирән башка ияреп китеп, кешеләр янына чыгарга хыялланды ул.
– Юк. Әгәр, мин, бу баганадан качып китсәм, алар мине каракка саныячаклар. Аннан миңа көн бетәчәк! Кичкә кадәр тотарлар да, көтү кайтканчы, кайтарып куярлар. Син аларга күренмә. Башыңны харап итерләр.
Алсуның елап торуын күреп: «Юлны өйрәтәм, тыңла, -диде.
– Өстән баргансың, бер караганда яхшы ул. Анда кеше юк. Урманда җанварлардан түгел, кешедән куркырга кирәк. Мүк үскән якка карап барасың икән, шулай дәвам ит. Тагын бер көннән, нефтьчеләр кагып киткән баганага барып җитәрсең. Бу яклардан нефть тапкач, кагып киттеләр. Шунда барып җиткәч, сулга борыл. Анда, «Борын»дигән җир бар. Кеше борынына охшаган җир ул. Шуннан гына аска табан төш. Төшеп җиткәч, күрерсең, анда кечкенә авыл бар.
– Тагын ике көннән кешеләр янына чыгачаксың. Төнлә йөрмә. Куышны яшь имән төбенә яса, имән яфраклары астында утырсаң, анда яңгыр бик үтми.
Җирән баш һавага карап алды. «Бүген яңгыр явачак, су җыя аласың. Шырпың бармы?»
Алсу шырпысын санап чыкты.
– Биш данә калган.
– Менә, минекен ал, анда күбрәк. Үзеңнекен минем кесәгә сал. Хәзер, тегеләр күренгәнче, өскә күтәрел! Килеп чыксалар, икебезне дә сазлыкка илтеп батырырлар! Минем күзләрне яңадан бәйлә, авызга да теге чүпрәкне тыгырга онытма!
– Тегеләр сиңа су калдырдылармы?
– Әйе. Шулай мыскыл итәләр. Су якында гына, эчеп булмый.
Алсуның бик эчәсе килә иде.
– Миңа… Бер-ике йотым гына су эчәргә ярыймы?
– Бер-ике йотым гына эч. Алар килгәч тикшерерләр бит.
Алсу ялтырап торган ак баклажканы алып, берничә йотты да, егеткә борылды. Ул да берничә йоткач, баклажканы багана төбенә куярга кушты.
– Исемә төште! Исемә төште!
Җирән баш кычкырып җибәрде.
– Беләм мин ул ике сарыкның кайда икәнен! Егет көлеп җибәрде.
– Беркөн җәйләүдә энемне калдырып, мунча керергә авылга кайттым. Шунда энем, каравылчы бабай килеп, ике сарыкны суярга алып китүен әйтте. Председатель кушкан. Ул бит кызыл белән тамга салынганнарын карап тормагандыр, кайсысын эләктергән, шуларны алып киткән. Тиреләрен өендә калдыргандыр әле. Бу бүкән башлар мине гаепли. Килсеннәр генә… Каравылчы өенә барып, тиреләрне күрсәтәм мин аларга!
Ниһаять, кешеләр очратуына шатланса да, алардан ярдәм көтәрлек түгелен дә аңлады кыз. Кояш астында, баганага бәйләнгән егетне кызганды да, берничек тә ярдәм итә алмаганына көенде дә. Шундый шул авыл кешесе, карак исемен алмас өчен, шундый газапка да чыдарга әзер. Җирән баш Алсуга китәргә кушты.
Алсу, егет әйткәнчә, күзләрен бәйләп, авызына чүпрәкне каптырып, өскә күтәрелде.
Бик вакытлы менгән булып чыкты ул. Каен төбенә утыруы булды, тавыш ишетелде. Ике кеше аска, багана ягына төшеп киттеләр. Аста кычкырышкан тавышлар ишетелде.
Алсу, егетләр артыннан күзәтеп бармакчы булып, алар күтәрелгән якка чыкты, тик алар күренмәде. Шундый шул ул урман, әз генә керсәң дә югаласың.
Алсу, караңгы төшкәнче, сазлыкны да барып карамакчы булды. «Анда су бар, түлке кайнатып эчәргә кирәк, югыйсә, судагы бөҗәкләр эчәкләреңне ашап бетерәчәк», -диде җирән баш.
Егет күрсәткән якка озак барырга туры килмәде Алсуга. Мүк исе борынга керү белән, ялтырап су да күренде. Алсу иреннәрен ялап алды. Менә кайда туйганчы су эчәчәк ул!
Ялтырап күренгән су, сазлыкның уртасында икән. Читтә тояк эзләре, кигәвеннәр, чебеннэр, күз ачарлык та түгел. Кабарып калкып торган түмгәкләргә басып, Алсу эчкә кермәкче иде, түмгәк әйләнеп китеп, сазлыкка егылды. Эчкә кереп булмаячак, сазлык Алсуны суыра башлаячак.
Су якында гына, эчеп булмый. Нишләргә?
Алсу түмгәк араларындагы суны җыярга булды. Тарелкасын яулыгы белән каплады да, учына су алып, яулыкка койды. Бик озак маташты Алсу. Суга охшаган, үләннәр, ләм белән катыш сыекчаны яулык белән дә сөзэрлек түгел. Бер стакан чамасы җыелгач, коры чыбык-чабык җыеп, ут кабызды. Тарелкадагы су бик тиз кайнап чыкты. Чыбык белән болгатып суны бераз болгатты да, телен тидереп карады. Борынына тәмсез ис керде.
«Күзне йомырга да, иснәнеп тормый гына суны эчеп бетерергә!» Алсу үзенә шундый әмер бирде. Башка чара юк, җирән баш баклажкасыннан ике йотым су, сусавын басмады бит.
Алсу күзләрен йомып, суны эчеп бетерде. Әче су, күңелләрне болгатып, кире чыга башлады. Косып, күз аллары караңгыланып, озак утырды Алсу.
Тирә як караңгылана башлады. Авызындагы әче тәмне бетерер өчен, яфраклар җыеп чәйнәде.
Барган юлына чыгар өчен, яңадан таш багана ягыннан үтәргә кирәк. Шул җирне үткәндә, Алсу, читтәрәк яткан баклажканы күреп алды. Егетләр аны алырга онытып киткәннәрме, җирән баш, Алсу эчсен өчен калдырып киткәнме?
Алсу баклажканы ачып, калган суны эчте.
«Рәхмәт җирән баш! Су калдырган Алсуга! Юлны да өйрәтте! Яктыра башлау белән ул «Борын» дигән якка китәчәк. Тизрәк атласа, бәлки авылга да барып җитәр!
Алсуның бу төн куыш төзергә хәле калмады. Өскә күтәрелгәч, ауган каенның ботакларын аерып, кереп ятты. Шунда гына өздереп ашыйсы килгәнен сизде Алсу. Бүген ул бернәрсә дә авызына капмаган иде.
Төнлә яңгыр яумады, Алсу чык суы да җыймады, юлга кузгалды. Ашыгырга кирәк. Җирән чәчле егет сөйләгән юл белән барып, Алсу бер авылга барып чыгасын күз алдына китереп, тиз-тиз атлады. Аны анда бер мәрхәмәтлесе туйганчы ашатыр, эчертер. Шунда ул битен юар, ертык күлмәген ямар.
Көне буе, уңга, сулга карап барса да, нефтьчеләр каккан багана күренмәде. Узып киттеме? Бәлки барып җитмәгәндер?
Алсуның бу төнне дә куыш төзисе килмәде. Ботаклары җиргә тиеп торган агачка, бер кочак агач ботаклары сындырып салды да, чыбык, коры агачларны җыеп, учак кабызды. Бу көнне дә авызына берни капмады. Чикләвек агачы да очратты югыйсә, туктап, вакытын үткәрмәскә булды шул. Кайда соң ул борылыш? Кайда ул «Борын» дигән җир? Алдап кына әйтте микән җирән баш? Алсу китсен өчен генә алдап әйтте микән?
Ни өчен? Ни өчен болай килеп чыкты? Ничә көн йөреп тә урман читенә чыга алмый. Әбисе кечкенә чагында өйрәткән доганы укып караса… Бәлки дога ярдәм итер аңа! Әбисе бит һәрчак:
«Аллаһтан сорагыз, ул гына ярдәм итә!«диде.
Алсу көлде генә:
«Күрсәт, кайда Аллаһ, ул юк», дия иде. Мәктәптә шулай өйрәттеләр. Ураза вакытында укытучы апа, балалар ураза тотмасын өчен, стакан белән су эчертте.
Алсу бертуктаусыз әбисе өйрәткән доганы кабатлады:
«Бисмиллаһи рахман рахим. Әгезү билләһи минәш шайтан раҗим».
Күзләрен йомып, доганы кабатлап, йоклап киткәнен сизмәде.
Авылдан якын гына, каенлыклар арасындагы үзәндә, кар күп булган кышны, кар суы җыела. Майның башларында, Алсу иптәшләре белән шунда кер юарга барды. Кечкенә, чиста сулы күл барлыкка килә иде анда. Читтәрәк, җылы суда керләрен югач, юган әйберләрен үлән өстенә кибәргә җәеп салалар да, үзләре эчтәрәк су коеналар. Шул йомшак суны, әниләренең кисәтүенә карамый эчәләр дә.
Алсу төшендә шул күлне күрде. Учлап суны авызына китерә, су, бармак араларыннан ага да бетә. Тагын учына ала, су тагын агып бетә. Иренен дә чылата алмый, Алсуның ачуы килә, йөрәге дөп-дөп тибә.
Уянганда ул теле белән иренен ялап ята иде.
Оегын аягыннан салып, кибәргә куйса да, оегы юеш. Көне буе юеш итек эчендә, аяк бармаклары агарып, шешә башлаган. Нишләргә? Ялан аяк урман эченнән барып булмый.
Алсу, йомшаграк үләннәрне җыеп, итеге эченә тутырды. Оегы кипсен өчен, аларны күлмәк билбавына кыстырды.
Кичтән үләннәрне ерып килгән эзләре ярылып ята. Агачларның мүк үскән ягына карап баруның да файдасы күренми. Ул хәтта кечкенә сукмак та очрамады. Аны беркем дә эзләми, эзләсәләр тавышлары ишетелер иде. Ул беркемгә кирәкми.
Башка атлыйсы килмәде.
Пычрак кулы белән яшьләрен сөртеп ничә сәгать утыргандыр, чатнап башы авырта башлады. Бик әз йоклады шул ул, шуңа башы авыртадыр, тамагы да ач, эчәсе дә килә.
Алсу җирдә озак ятты. Әнә болытлар, алар агылалар да агылалар. Аларның да юлы бар. Алар каядыр ашыгалар, каядыр барып җиткәч, яңгыр булып явалар. Алсуның барыр юлы юк. Аны беркем эзләми, ул беркемгә кирәк түгел. Ул тормыйча, ашамыйча, эчмичә ятса, аңын югалтачак… Аннан соң ул берни дә сизмиячәк. Аннан…
Алсу сикереп торды. «Юк! Юк! Аның яшисе килә! Ул бит әле атлый ала!
Алсу утырган җирдән ерак түгел, биек нарат агачы үскән. Шул агач башыннан, тиеннәр, берсе артыннан берсе төшеп, үләннәр арасында югалалар. Болар шулчаклы күп, Алсу шулар йөгергән якка чыкты.
Чыкты да, шатланып кычкырып җибәрде: «Багана!»
Багана кырын яңа такталар белән әйләндереп алганнар. Тирә якта үлән төптән үк чабылган, күбәгә өелгән. Ничә көн урманда йөреп, Алсу, чабылган үләнне күрмәде. Үлән чабылган, димәк якын-тирәдә авыл бар. Җирән баш сөйләгән багана шушы буламы? Анда барып җиткәч, сулга борылып төшәргә! Анда авыл!
Алсу багана янына килде. Кагылган тактада шундый сүзләр язылган:
«Бу җирдә, 1919нчы елны, Колчак гаскәрләре тарафыннан, вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән красноармеец, Михайловка авылы кешесе, Кузнецов. А. И күмелгән.»
Димәк, Алсу, бүгенге төнне, красноармеец Кузнецов кабере янында ятып чыккан?
Тиеннәрнең нигә йөгергәннәрен дә ачыклады Алсу: алар, каберлек кырыенда төзелгән, кечкенә утыргычта яткан, ялтырап торган кәгазьгә төрелгән кәнфитләрне ташыйлар. Багана төбендә, пряниклар, ипи кисәкләре, буш стакан тора. Башка чакта булса, Алсу куркып йөгерер иде. Ул беркайчан да зиратка кермәде. Авылда, берәр карт кешенең үлгәнен ишетсә, куркып, елый иде. Зират та, Алсуларның бәрәңге бакчасы артында гына. Бу юлы аны гүя нәрсәдер җибәрмәде. Колчак вакытында үлгән кеше бит бу!
Алсуга әбисе ул еллардагы сугышны күп сөйләгәне булды. «Төшкә чаклы кызыллар, төштән соң аклар керә иде авылга. Барысы да безне талады, бөтен тавык-чебешне суеп ашадылар, кәһар суккырлары» -диде. Моннан ерак түгел җирдә, Михайловка дигән авыл бар, димәк, җирән баш, бәлки, нефтьчеләр каккан багана дип, шушы җирне әйткән? Алсу курыкмасын өчен генә әйтеп бетермәгән. Бәлки…
Красноармеец Кузнецов янына килүче авылдашлары шушында утырып, ашап-эчеп, кошларга да, тиеннәргә дә ашарга калдырып киткәннәр дип уйлады Алсу.
«Бирәм дигән колына, чыгарып куйган юлына!» Җирдә купме тәмле ризыклар ята, Алсу үлем турында уйлый!
Кыз, багана төбендә яткан печенье пряникларны җыеп кесәсенә тутырды, кулы белән сөрткәндәй итте дә, ашый башлады. Тамагы туйды да кебек, стаканда да су булса!
Хәзер ашыгырга кирәк! Бәлки Алсу бүген үк Михайловкага барып җитәр! Рәхмәт, красноармеец Кузнецов! Алсуның тамагын туйдырды!
Үлән чабылган җирне әйләнеп чыккач, Алсу сукмак күреп, шул юлдан китте. Менә бу сукмак аны авылга алып чыгачак!
Агачлар арасына килеп керү белән, сукмак юкка чыкты. Җирән баш Алсуга, уңга да, сулга да борылмаска, анда ике якта да сазлык диде, шуңа Алсу, алга гына барды. Кесәсенә җыеп алган печенье белән пряникны ашап бетергәч, эчәсе килә башлады. Тиз генә су эзләргә кирәк иде.
Кояшка караганда, сәгать дүртләр булгандыр, Алсу алдында чокырлы яр күреп туктап калды. Анда агачлар яшелрәк күренә түгелме? Таллар да бар кебек. Тал үскән җирдә су булырга тиеш. Алар авылында бит шулай. Анда су буенда таллар үсә. Кечкенә су, инешкә, елгага кушыла. Су булган җирдә авыллар була. Шул су юлы белән китсәң, кешеләр янына килеп чыгарга була.
Алсу, таякка таянып, әкрен генә аска төшә башлады.
Ялгышмаган, зур тал төбеннән саркып кына су агып ята.
«Су! Монда су бар, таптым бит!»
Тарелкасы белән казып, юеш балчыкларны алып, суның бераз чистарганын көтеп тә тормастан, эчте дә эчте. Битен, кулларын юып алды.
Баклажкасына суны тутырып алып, төшкән җиреннән күтәрелергә генә җыенган иде, куе куаклар арасыннан ир кеше күренде.
Алсу шатлыгыннан кычкырып җибәрде.
«Кеше бар!»
Әбисенең догасы ярдәм иттеме? Су да тапты, әнә кеше дә басып тора!
Алсу шул кеше ягына атлады.
– Абый, мин адаштым, миңа юлны күрсәтмәссезме?
– Кил монда!, -диде ул, русча.
Алсу барыр юлында туктап калды. Каршысында бөтен битен җөн баскан, шашкан күзле, ыржаеп торган кешене күреп, куркып китте.
Ир кеше ике генә сикереп, кызны эләктереп алды да, иңендә генә асылынып торган плащны җиргә атты. Якасыннан тотып күлмәген ике якка ертып төшерде.
Алсу йөрәк тавышы белән кычкырып җибәрде.
– Җибәрегез! Ярдәм итегез! Ярдәм итегез!
Ир кеше аның авызын капламакчы булган иде, кыз, бар көченә, бармагын тешләп алды.
– Ах, син, кечкенә елан! -диде ир, ысылдап.
Ир кеше, кызның чәченнән эләктереп алды. Алсу авыртудан, башын куллары белән тотып, җиргә егылды, тегесе, табышын тоткан ерткыч кебек, аның өстенә ташланды.
– Эләктеңме? -диде ул, тантана итеп.
Көчләр тигез түгел иде. Кызга каян көч килгәндер, тырнакларын җиргә батырып, җирне чокып алып, тантана иткән ирнең күзенә сипте.
Ир кеше каты сүгенеп, күзләрен уарга тотынды.
Алсу, ирнең кулыннан ычкынып, йөгереп китмәкче булды, сынып төшкән коры агачка абынып, йөзтүбән капланды. Күз кырына килеп казалган очлы ботакны көч-хәл белән тартып чыгарды. Бөтен битенә чаптырып, җылы кан акты.
Шулчак, урманны ярып, шартлау тавышы ишетелде.
Озын буйлы егет, мылтык приклады белән ир кешене аягыннан екты. Күзләрен ача алмый торган ир, Алсуның плащы өстенә егылды.
Берни аңламаган кыз, шәрә килеш егет каршында басып торуын аңлап, куаклар арасына посты. Ике кулы белән күкрәген каплады.
– Битегез җәрәхәтләнгән, кан ага! -дип кычкырды егет.
Алсу бер кулы белән башыннан яулыгын тартып төшерде дә, кан аккан җирне каплады.
«Монысы каян килеп чыкты? Бу да русча сөйләшә. Кемнәр болар?
– Якын килмә! -дип кычкырды Алсу егеткә.
– Сез яралангансыз, канны туктатырга кирәк, мин сезгә ярдәм итәргә телим. Миннән курыкмагыз, менә кемнән куркырга кирәк, -диде ул, һушсыз яткан ирнең аягына тибеп.
Алсу ертык күлмәген бил турыннан бәйләп куйды. Итәк булды, өсне ни белән капларга дип уйлаганда, егет аның фикерен сизгәндәй, өстендәге күлмәген салып, Алсу ягына атты.
– Бу ир минем плащ өстендә ята, -диде Алсу, егетнең күлмәген кигәч.
Егет плащны ир астыннан тартып чыгарды.
Яулыгы белән ничек кенә кысып тотмасын, тиздән яулык кан белән юешләнеп, файдасыз чупрәккә әйләнде.
– Кулыңны бир, өскә күтәрелергә кирәк, бәлки бу кеше ялгыз түгел, китәргә кирәк моннан, -диде егет.
Алсуның башка чарасы юк иде. Ул егет артыннан атлады.
Бер сәгать чамасы баргач, егет сулга таба борылды.
Алда, улән, яфраклар түшәп ясалган куыш күренде.
«Мине тагын нинди сынаулар көтә?»
Уйларын кычкырып әйткән икән. Күн савытка салынган пычагы белән мылтыгын куыш кырына куйгач, егет, Алсуның каршысына килеп басты.
– Минем исемем Михайло. Урманчы. Урманчы улы, -диде, шундук төзәтеп. – Капканнарны тикшерергә килдем. Бүген синең артыңнан күзәтеп килдем. Күренмәдем генә, су эзләп йөргәнеңне аңладым.
– Кем бу кеше? Әкияттәге батыр егет кебек, кызны коткаручымы, әллә инде коткаручы булып кыйланагынамы? Моңа ышанырга буламы? Бу да бер мәкерле уйда түгелме?
Алсу, егет килеп туктаган куыш кырына җиткәч, туктап калды. Бу кеше янында калыргамы? Китергәме? Китсә яралы йөзе белән кая бара? Кан чаптырып агып, егетнең күлмәгенә дә агып төште. Су буендагы, ерткычка охшаган кеше юлында очраса?
Алсу, егетне баштан аяк карап чыкты. Күлмәген салып, Алсуга биргәч, ул эчке күлмәктән калды. Кулбашына кадәр төшкән коңгырт чәчләр. Түбәсендә генә шакмаклы косынка. Шомырт кара күзләр. Иягендә кара миң. Бердә усал кешегә охшамаган, ярдәм итергә тора кебек үзе.
Егетнең лагерында бар нәрсә дә бар. Бу монда бер генә төн кунмагандыр. Егет казаннан чүпрәккә су агызды да, Алсу янына килде.
«Яраны сөртергә кирәк, канны туктатмасак, эшләр харап», -диде ул.
Ипләп кенә канлы чүпрәкне алып, яраны сөртә башлады. Чүпрәкнең бер башын ертып алып, йодка охшаган кара сыекчага батырып, яра өстенә басты. Ут ялкынында янган кебек, Алсу кычкырып җибәрде.
– Хәзер кан агуыннан туктар, -диде Михайло.– Аннан чәй эчәрбез.
Янып беткән чәйникне көл өстенә куеп, капчыктан түгәрәк кара ипи, пешкән йомыркалар алды. Ипине берничә кисәккә сындырып, Алсу алдына куйды. Ипинең исе башны әйләндерерлек иде! Ничек Алсу элек ипинең исен сизмәгән?
Алсу, битен кысып торган чүпрәкне читкә куйды, комсызланып, ипине ике куллап ашый башлады. Аннан икенче кисәккә үрелде. Өченчесен алгач, Михайлодан оялып, читкә карап утырды.
Бите сулкылдап авыртса да, Алсу беренче тапкыр җиңеллек тойды. Аның янында ышанычлы кеше, мәрхәмәтле кеше бар иде.
Учак ялкыны тирә-якны яктыртты. Үләннәр салып пешергән чәйне Алсу каршысына ук китереп куйгач, егет тирә-якны әйләнеп килде. Үзенә дә чәй салып эчте. Алсуга карап ала да елмая.
«Көлә, минем шушы кыяфәтемнән көлә», -дип уйлады кыз. -Ул мине кыргый кеше кебек кабул итә. Көлмәслекмени? Чәчләре тузган, битләре сыдырылып беткән, ә өстендә… Михайлоның күлмәге.
Бераз сүзсез утырдылар.
– Нишләп урманда ялгызың йөрисең? -диде егет сүз башлап.
– Мин… әти-әни белән урман кисәргә килгән идем, адаштым, -диде кыз.
– Ничә көн урманда?
– Белмим. Алты, җиде.
Михайло сызгырып җибәрде.
– Нәрсә ашап йөрдең?
– Җиләк, шомырт, чикләвек. Су гына таба алмадым. Чык суын җыйдым.
Михайло кызга текәлеп карады.
– Кайда бүрәнә кистегез? Кайсы булса да авылның исемен әйтә аласыңмы?
– Акбарыс дип сөйләделәр.
– Акбарыс моннан бик ерак. Бу урман бөтен горизонт буенча сузылган. Ул биш өлешкә бүленгән. Бу квадрат безнеке. Монда минем әти урманчы.
Кояш чыгу белән кузгалырбыз. Куышка кереп ят. Мин учак янында ятам.
Михайло, учак кырыннан үзенә урын хәстәрләде. Баш астына үлән салды.
– Мин йокламыйм, – диде Алсу.
– Миннән куркасыңмы? Мылтыктан ата беләсеңме?
«Нигә сорый икән» -дип уйлады Алсу.
– Мылтыктан ата беләм. Әтиемнең мылтыгы бар. Кыш көнендә ул да ауга чыга. Әти мине атырга өйрәтте.
– Мә, мылтыкны үзеңә ал, алайса, – дип, Михайло куыш эченә мылтыкны куйды.– Качып китәргә уйлама, бу җәрәхәтне докторга күрсәтергә кирәк. Исемең ничек синең адашкан кыз?
– Алсу.
Биттәге яра сулкылдап авырта. Шуңа карамастан, Алсу, кырына гына мылтыкны куеп, куышка кереп яту белән, йоклап китте.
Таң атмаган иде әле, Алсуның ыңгырашкан тавышына уянып, Михайло куыш янына килеп басты. Алсу саташып, боргаланып ятты да, торып утырды.
– Бик авыртамы?
– Бик авырта. Башым да авырта.
Михайло казанны, башка вак-төяк әйберләрне капчыкка җыйды, куаклар арасына кертеп, өстен кәс белән бастырып куйды.
– Барасы юл ерак, кузгалырга кирәк, -диде ул.-Көн аяз булачак, яңгыр яумаячак.
Әле кояш чыкмаган иде. Михайло юлны белә, тиз атлый. Алсу артыннан калышмаска тырышып барса да, артта кала. Кайбер чакта башы әйләнеп, үлән өстенә ава.
Михайло Алсуны югалтып, берничә тапкыр әйләнеп килгәч:
– Болай без бүген кайтып җитмибез, -диде.-Нык итеп тотын- дип, кызны күтәреп алды.
Шулай бик озак атлагач, арып, җиргә утыра. Аннан, тагын Алсуны күтәреп ала. Бераз баргач, тагын утыра, маңгаендагы тирен сөртеп ала.
«Нинди яхшы кеше Михайло», -дип уйлады Алсу. Ул очрамаган булса, теге кеше аны нишләтер иде?
Бер утырып, бер торып, кайта торгач, ачыклыкка килеп чыктылар.
Монда берничә йорт күренде. Михайло иң кырыйда торган йортка кереп китте.
– Өйдәгеләргә кереп әйтим башта, шушында көтеп тор, -диде ул як-ягына каранып.
Бераздан өч хатын кыз белән килеп чыкты. Берсе олы яшьтәге карчык, берсе урта яшьләрдә, кечкенә кызга дүрт-биш яшь чамасы булыр.
– Михайло Алсуның кем икәнен сөйләгән булса кирәк, карчык биттән чүпрәкне алып карады да:
«Бик тиз җылы су әзерләгез!» -дип боерды. Михайло әйткән доктор шушы карчык микән?
Кечкенә кыз Алсуның кулыннан тотты.
«Курыкма, -диде ул елмаеп.-Безнең әби барсын да аякка бастыра. Син курыкма гына».
Шушы кечкенә кызның сүзләре тәэсир иттеме, Алсу бу кешеләрнең аңа ярдәм итәчәкләренә ышанды.
Аны ихатадагы озын эскәмиягә утырттылар.
Михайло җылы су, коры чүпрәкләр алып чыкканчы, карчык өйгә кереп төрле зурлыкта шешәләр күтәреп чыкты.
– Күзеңне йомарсың, каты кычкырма! -диде карчык.
Урта яшьләрдәге хатын Алсуның башын, Михайло кулларын тотты. «Операция» башланды.
Карчык болай да авыртып торган яраны ярып җибәрде. Аннан эренле кан ага башлады. Яраны карчык кыса да кыса. Алсу, авыртуга чыдамыйча, аяклары белән тыпырдарга тотынды.
– Молодец! -диде кечкенә кыз.-Еламадың.
Яра өстен, шешәдәге сыекча белән сөртеп алгач, Алсуның бер күзен генә ачык калдырып, чүпрәк белән бәйләп куйдылар. Карчык эшен бетереп кереп китте.
Ишеккә якын гына бүлмәгә керергә куштылар Алсуга. Михайло алып кергән әремле суны эчкәч, сәкегә ятты да, төпсез бушлыкка чумды.
– Әллә тормыйсыңмы? Уналты сәгать йокладың!
Михайло авызын ерып, Алсу яткан карават янында тора.
– Әни сиңа киемнәр бирде. Әйдә минем арттан. Монда мунча, юынып, бу киемнәрне киеп чык. Аягыңа шушы сай галушны киярсең.
Алсу, битенә бик су тидерми юынырга тырышса да, чәчен юганда, әби бәйләгән чүпрәкләр юешләнеп бетте. Чәчне тарарлык түгел иде. Эре тешле тарак та керерлек түгел. Печән өеме кебек бер җиргә җыелган.
Мунчадан чыгып, Алсу ихатадагы эскәмиягә утырды.
– Абау чәчең! Нигә тарамадың? -диде, уйнап йөргән кечкенә кыз.
– Тарап булмый бит.
Кыз, агач таракны алып, чәчне тарамакчы булды.
– Юк булмый, -диде ул бераз маташкач. -Әбине чакырырга кирәк.
Әби исә, чәчкә, бармагы белән баскалап чыкты да, өйдән зур кайчы алып чыкты.
– Кулбашка кадәр калдырып кисмичә булмас, аннан ничек тә язырбыз, -диде ул.
Чиләкләрен күтәреп, Михайло ихатага кергәндә, әби кайчысын әле бер, әле икенче яктан тыгып карап, кайдан кисәргә белми ята иде.
– Нишлисез? Әллә Алсуның чәчен кисмәкче буласызмы?
Михайло әбинең кулыннан кайчыны алды.
– Кулбашка кадәр калдырып кисәбез, анда тарак тыгып булмый, -диде әби.
– Әбием кисмә! Мин үзем тарыйм эш беткәч, тотынмагыз!
Алсу Михайлога карады. Булдырырмы икән? Бу чуалган чәчне ничек тарар?
Җиргә тиеп торган итәк белән чәчкәле блузканы кигәч, Алсу үзен әкияттәге кызга ошатты. Ярый әле авылдашлары күрми, көлерләр иде!
Михайлоның әнисе ашарга чакырды.
Ике кечкенә тәрәзәсе урамга караган иркен генә бүлмәгә кергәч, Алсу туктап калды. Өй эче, Алсу яшәгән авыл өеннән аерыла. Бердән ул зур тоелды Алсуга. Ишектән керү белән зур ак мич күзгә чалына. Кырыенда балон белән куелган газ плитәсе. Ике башы да түбәгә беркетелгән озын тактага төрле киемнәр эленгән. Андый такта Алсулар өендә дә бар, аны «киштә» диләр. Анда челтәрле чигелгән ак ситса элгәч, өй матурланып китә. Идән дә, түбә дә урталай ярып ясалган бүрәнәдән кебек. Ишеккә якында гына кул юарга куелган, бидрәгә охшаган нәрсә эленгән. Ишекнең икенче ягында ике шкаф. Берсендә табак савыты бик күп. Икенче шкаф кечерәк. Ике шкаф та чәчәкле тукыма белән капланган.
Бүлмәдә ак япма белән капланган озын өстәл, ике ягында да эскәмия. Кечерәк эскәмияләр стена кырыенда да күп. Алар утыргыч урынына ясалган дип уйлады кыз. Бу аш-су бүлмәсе генә булып чыгадыр, чөнки бу бүлмәдә сәке дә, карават та күренми. Димәк, йоклый торган бүлмәләре аерым бар. Никадәр зур йорт! Урманчы булгач, болар өйне зур итеп салганнар.
Өстәл тирәли утыргач, Акулина зур шкафтан тарелкалар алып, ашарга салды. Кечкенә шкафтан тагын тарелка, кашык, стакан алып, Алсу алдына куйды.
– Менә бу зәңгәр тәрлинкә, бу стакан, кашык, синеке була. Үзеңнең савыттан гына ашарсың, яме, -диде ул елмаерга тырышып.
– Мин- Акулина, кечкенә кыз -Анна. Әби- Варвара, минем ирем Карп исемле. Ул әле эштән кайтмады. Михайлоны беләсең. Хәзер өстәлдәге Аллаһ биргән ризыкны ашарбыз.
Аяк үрә басып, дога укып, чукынып алгач, ашарга керештеләр. Бер баш пешкән кәбестәне аерып, каймак сөртеп, Алсуның тәрлинкәсенә салдылар.
Болар кемнәр? Рус гаиләләрен күргәне булды бит Алсуның. Болар үзара икенче төрле сөйләшәләр кебек. Киемнәре дә башка. Киң җиңле блузка, җиргә кадәр тиеп торган сарафан кигәннәр. Башларында кара яулык. Михайло да рус малайлары кебек киенмәгән икән бит! Алсу аны хәзер генә искә алды. Аның да күлмәге киң, билбавы да бар. Чәчләре иңбашына кадәр төшкән.
Барысы да ашап беткәч, Алсу табак савытларын юмакчы булып, Акулинадан кайсы табакка су салып юарга сораган иде, хатын шундук кырт кисте:
– Юк, юк-диде ул. -Үзеңнекен генә юа аласың.
Алсу, тарелкасы белән стаканны югач, зур шкафка куймакчы иде, Акулина тагын каршы төште.
– Менә кара, -диде ул, -үзеңнең тарелканы, кашыкны, стаканны шушы кечкенә шкафка куй. Безнекеләр зур шкафта, анда кагылма!
Әнисе белән Алсуның сөйләшүен күзәтеп торган Михайло, баш кагып, Алсуга ихатага чыгарга кушты.
– Алсу! Син әнигә үпкәләмә. Бездә шунлый йола бар. Үзебезнең тамырдан булмаган кешегә аерым тарелка, кашык, стакан куялар. Борынгыдан калган йола ул. Табак савытын да чит кешеләрдән юдырмыйлар. Син үпкәләмә, минем әни яхшы кеше ул.
– Мин белмәдем, бездә болай түгел. Үпкәләмим билгеле.
Үпкәләп кая барсын соң Алсу? Ул үз өендә түгел бит. Артык кашык булып кына ятмас өчен генә әйтте ул. Менә ярасы төзәлеп, тизрәк кайтып китәсе дә, әмма кайсы якка китергә дә белми.
Уйларын Михайло бүлдерде.
– Бүген ничек? Авыртмыймы битең?
Алсу баш какты. Чынлап та авырту басылган иде.
– Әйдә, минем белән, малларга су эчерәбез, -диде егет.-Ерак түгел.
Алсу Михайло артыннан иярде.
Өй каршысыдагы буш урынны узгач, агачлар арасында сыерлар мөгерәгәне ишетелде. Анда өч сыер, ике бозау. Михайло тирән савыттан суны улакка салган арада, эчтәнрәк тагын бер хайван чыкты.
– Монысы кем була инде? -диде Алсу.
– Монысы поши. Урманда яраланып ята иде. Мин аның яраларын дәвалаган идем. Шуннан миңа ияреп килде дә, сыерлар янында калды. Беркая да китәргә җыенмый. Китсә дә, кире кайта.
– Поши? Пошиларның чатланып үскән мөгезе була бит. Моның мөгезе юк.
– Бу- ана поши. Ана пошида мөгез булмый. Ата пошиларда гына үсә ул. Алар да кышка керер алдыннан мөгезләрен ташлыйлар.
Михайло яратып пошиның муеныннан кочты.
Сокланып, көнләшеп карап торды Алсу егеткә. Аны хайваннар да ярата! Урманда үскән егет, аларның телен аңлыйдыр шул!
– Мин бер поши да күрмәдем, -диде Алсу.
– Пошилар йөргән җир ул күренеп тора. Алар агачларның кабыгын каералар. Үлән тапалган була, тирә-якта тизәк күп була.
– Кешеләргә һөҗүм итәләрме?
– Юк. Балаларына якын килсәң генә ташланырга мөмкин.
– Ничек алардан качып котылырга була?
– Ераккарак китеп, агач артына качырга була. Алар ерактан яхшы күрмиләр.
Михайлоның белмәгәне юк! Алсуның бүреләр турында да сорыйсы килде.
– Бүреләр кайчан йөри?
– Алар, төнлә дә, көндез дә йөри. Каршыңа килеп чыкса, йөгерергә ярамый, ул сине барыбер куып тота. Күзенә дә карарга ярамый. Курыкканны тиз сизәләр алар.
– Очратсаң, нишләргә соң?
– Кулыңа таяк алырга. Кычкырырга була. Җитез булсаң, агач башына менеп китәргә була. Аста бераз әйләнеп йөри дә, китә ул.
– Михайло, син бүреләрне очратканың булдымы?
– Мең тапкыр! -диде Михайло.-Урман эчендә яшәп, ничек күрмисең инде!
– Бүреләр бик зирәк була. Аларның «котырган», чирлеләре була. Шуларыннан куркырга кирәк.. Алары, кешене күрү белән ташлана.
– Сөйлә, зинһар, чирлеләрне ничек аерып була? -диде Алсу.-Мин бернәрсә дә белмим.
«Котыру чире», аларга чирле төлкедән күчә. Чирле бүре аерылып тора ул: аның күзе тонган була, башы аска карап тора. Авызында күбек була, селәгәе ага.
– Уф! -диде Алсу.-Бигрәк ямьсез икән. Синең»котырган» бүрене күргәнең булдымы?
– Билгеле, булды. Мин укыган Михайловка авылы кырында,«Бүре чокыры» дигән җир бар. Соңгы кыңгырау булган көн иде. Әти миңа Уфадан яңа костюм алып кайткан иде. Шуны беренче тапкыр киеп, мәктәпкә килдем.
Кайтканда, урман ягыннан бүре килеп чыкты. Йөгереп килә, авызында күбек. Тиз генә сумкадан пычакны алдым, шарфны кулга чорнап өлгердем.
– Нигә? -диде Алсу.
– Ул бит богазга ташлана. Сул кулга шарфны урап, кулны муенга кадәр күтәрдем. Кулга ябышты бу. Уң кулда пычак. Башта борынына суктым.
– Үтердеңме? —
– «Котырган» чирлеләрне, үтерергә кирәк. Кешене тешләсә, кеше шундук үлә. Шуңа бит, кешеләргә прививка ясыйлар.
Алсу, бүре күргәндәй агарып чыкты.
– Мин урманда бер генә җәнлекне очраттым, әмма кем икәнен аңламадым.
– Ничек иде ул? Сөйлә әле, кем икәнен әйтеп бирәм!
Алсу, мәчегә охшаган җәнлекне сөйли башлау белән, бүлдерде.
– Озынлыгы бер метр чамасы дисең инде… Сөйләвең буенча, бу- селәүсен! Тик бездәге кебек катнаш урманнарда ул бик сирәк очрый. Очрамый дип әйтергә дә була. Бәлки ул кечерәк булгандыр? Бу якта урман мәчеләре күп. Алар охшашлар. Тегеләре күбесенчә тайгада яшиләр.
– Нәрсә белән тукланалар?
– Куян, тычкан, вак төяк белән тукланалар. Кош ояларын туздыралар. Аларның да «котыру» чире белән чирләүчеләре була. Менә алары кешегә дә ташлана. Тагын кемнәрне күрдең?
Алсу, ташка бәйләп куелган җирән чәчле егет турында сөйләмәкче иде, ышанмас дип, ул уеннан баш тартты. Красноармеец Кузнецов кабере турында сөйләде, тиеннәрнең кәнфит ташыганнарын, үзенең багана төбендә өелеп яткан пряникларны җыеп ашаганын әйтте.
– Беләм ул каберне, -диде ул, Алсуга текәлеп карап.– Михайловка авылы кешесе. Хәтер көнендә анда халык күп килә. Мәктәп балалары да, авыл кешеләренең дә сукмагы өзелми. Ул бит герой! Колчак вәхшиләре аны тереләй җиргә күмеп киткәннәр. Русларның шундый йоласы бар. Алар кабергә чәчәкләр салалар, печенье, пряниклар, ипи калдыралар. Тагын
…стаканга аракы салып китәләр. Стакан бар идеме?
– Бар иде. Ул буш иде.
– Димәк… аракысын тиеннәр эчеп бетергән!
Икесе дә урманны яңгыратып көлә башладылар.
«Кызык бу Михайло, бөтен нәрсәдән көләргә тора. Белсә иде Алсуның урманда куркып йөргәнен».
Алсуның бу турыда башка сөйләшәсе килмәде, Михайло турында сораша башлады.
– Син мәктәпкә пычак алып йөрдеңме? Укытучылар күрсә?
– Күрмәде. Сумка ике төпле иде. Пычак та, шырпы да бар иде. Ансыз йөреп булмый. Мин бит һәр көн урман аша мәктәпкә йөрдем.
Алсу көлә башлады.
– Нигә көләсең? -диде егет.
– Ярый әле мылтык алып йөрмәгәнсең! Мылтык асып, мәктәпкә килеп кергән укучыны күз алдына китер әле!
Икесе дә көлә башладылар.
Буш чиләкләрне алып, алар кайтыр якка борылдылар.
– Яңа костюмыңа ни булды инде? -диде Алсу.-Аны бүре тешләп бетердеме?
– Сул җиңен йолкып, тишекләп бетергән иде. Әни минем тегүче бит. Әти күргәнче, тиз генә тегеп куйды. Урманга чыккан саен, бер киемне ертып кайтам.
– Әниең орышмыймы?
– Юк. Әни мине беркайчан да орышмый. Әти орышканда да яклый. Әти аңа: «Мин улымны чын ир итеп үстерергә тырышам, син иркәлисең», -ди.
Әнием, кечерәк сыйныфта укыганда, урман эченнән, ярты юлга кадәр каршы килә иде. Аны күрсәм, шатлана идем. Әни гел бер сүзне кабатлады: «Улым, миңа дөресен генә сөйлә. Ялган сөйләсәң, мин сиңа киңәш тә бирә алмыйм, яклый да алмыйм», -диде.
– Минем әнием дә, әтием дә мине орышмый, -диде Алсу.-Әби генә орыша.
– Нигә орыша?
– Намаз укырга комачаулыйбыз. Ул да синең әбиең кебек Аллаһка табына.
– Алай, -диде Михайло.
Бер якка гына тезелеп торган җиде өй бу авылда. Өйләрнең стеналары кара, өй кыегы биек, түбәләре такта белән ябылган, барлык өйләр дә бер-беренә охшаганнар. Өй белән бергә сарайлары да, мунча да терәлеп салынган. Бакча ягында келәткә охшаган зур корылма. Шунысы кызык тоелды Алсуга: өй белән сарайлар арасында түбә бар. Әйе түбә! Ихатаның да түбәсе бар! Ихатаның бер ягында бакча, анда биек алмагачлар, карлыган куаклары. Урам коймасы ягында кое. Андый коеларны Алсу авылында «Сиртмәле кое» диләр. Бер башына авыр таш беркетелгән. Михайлоның өеннән башкаларының тәрзәләре, такта белән капланган, димәк, анда кеше яшәми.
Урам очындагы өйнең башына барып җиткәч, борынга сасы ис килеп бәрелде. Анда өй стеналарына, башка корылмаларның стеналарына да хайваннар тиресе ябыштырылган. Аларны кибәргә кадаклап элгәннәр.
Бу авылда клуб та, мәктәп тә, ут та юк. Кич керосин лампасын кабызалар. Хәзерге вакытта шулай яшәүчеләр бар микәнни?
Алсу бераз баргач, Михайлодан сорамакчы булды.
– Михайло, бу авылның исеме ничек? Нигә монда сездән башка беркем дә яшәми? Кибет тә, клуб та, мәктәп тә юк.
– Элек кеше күп яшәде монда, -дип башлады Михайло сүзен, Алсуның соравын көтеп торган кебек. Ике яктан да өйләр тезелеп киткән иде. Һәр өйдә, сигез-тугыз бала иде. Клуб беркайчан да булмады. Алар нигә кирәк? Синең, «Иске динлеләр» турында ишеткәнең булдымы? «Староверы» диләр русча. Патриарх Никон христианнар динендә реформа ясаган. Шул үзгәртүләрне кертүгә килешмәүчеләрне «Староверы»диләр. Дуңгыз ите ашау тыелган, тояклары икегә аерылган хайваннарны гына ашарга ярый. Аракы эчү, тәмәке тарту зур гонаһ. Аларны күп еллар эзәрлекләгәннәр, хөкем иткәннәр. Безнекеләр бу җиргә 1934 нче елларны колхозга көчләп кертә башлагач, Себер ягыннан күчеп килгәннәр. Монда да колхозга керергә өндәүчеләр күп булган. Минем әти генә колхозга кергән. Беләсеңме ни өчен? Мине мәктәптә укытыр өчен. Урманчы эше, хөкемәткә хайваннар тиресе җыеп тапшыру -аның җилкәсендә.
Авылны төрлечә атадылар. Халык «Почмак» дип йөртте. Безнең районда төрле халык яши бит. Марилар, чувашлар, руслар. Ерактарак Акбарыс дигән зур авыл бар. Ул татар авылы.
– Син кайда укыдың соң?
– Моннан 12 километр ераклыкта Михайловка дигән рус авылы бар. Шунда укыдым. Урманнан турыга чыксаң, 7 километр гына. Кыш көнендә чаңгы белән йөрдем.
– Башка балалар укымадымы?
– Алар бер апаның өендә җыелып, укырга, язарга өйрәнделәр. Барысы бер сыйныфта. Анда җиде яшьтәгеләр дә, унөч яшьтәгеләр дә бар иде.
– Монда яшәүчеләр кайчан күчеп китте?
– Әкренләп таралдылар. Алар барысы да бер тамырдан. Соңгыларының китүенә биш кенә ел. Хәзер алар Тубыл дигән елга буенда, тайгада яшиләр. Анда зур авыл, бөтен шартлар да бар диләр. Безнең күчеп килгәнне көтәләр. Әтинең китәргә исәбе бар иде, минем мәктәпне тәмамлаганымны көтте.
– Син кайчан мәктәпне тәмамлыйсың?
– Мин быел унынчы сыйныфны бетердем, документ кулда!
– Яхшы укыдыңмы?
Алсу сорауларны яудыра гына. Мескен Михайло җавап биреп тә өлгәшми кебек.
Шундый инде ул Алсу! Кызыксынучан кеше! Аның бар нәрсәне беләсе, күрәсе килә!
– Өчле юк, дүртле бишле. Беләсеңме, сигезенче сыйныфка күчкәнче мин гел бишлегә укыдым.
– Шушы озын чәчең белән йөрдеңме мәктәпкә?
– Әйе, -дип елмайды Михайло, -укытучылар минем кем икәнемне белделәр бит.
– Утсыз да ничек яшәмәк кирәк, -диде Алсу. Авырдыр сезгә.
– Электр баганаларын без үзебез генә калгач сүттеләр. Әбинең моннан китәсе килми. Ияләшкән ул монда, көне буе урман эчендә чәчкә, яфраклар җыеп көне үтә.
– Михайло, мине кем юлга озатыр икән?
– Әти кайтуын көтәргә кирәк, -диде Михайло. -Анда, базар көн, ат җигеп чыгарга кирәк. Ат әтидә. Аннан, әбием сине дәвалап бетмичә җибәрмәс.
Алсу белән Михайло кайтып кергәч, әби шешәләрен күтәреп килеп чыкты.
– Кайда шулчаклы озак йөрисез? Кил әле утыр, битеңне карыйм.
Әби, чүпрәкне сүтеп, бармагы белән баскалады да, шешәдәге сыечага манып, яңа чүпрәкләр белән бәйләп куйды.
Михайло Алсуның чәчен тарый башлады. Башта, «өем»нән бармаклары белән аера, тарый, аннан тагын аера, тагын тарый.
Яртысын тарагач, караңгы төште.
– Калганын иртәгә тарарбыз, -диде Михайло.-Хәзер караңгы.
Кичке ашны ашарга җыеналар иде, ярсып чабып килгән ат күренде.
– Тятя кайта! -дип кычкырды кечкенә Анна.
Барысы да капка кырына чыгып бастылар. Әтине болар»тятя» диләр икән. Михайлоныкы төсле озын чәчле, озын сакаллы агай, улының кулбашына таянып, аттан төште.
«Мондый озын сакал белән ничек агачлар арасында йөри икән бу агай?» -дип уйлады Алсу. Тятя барысын да кочаклап упте, Алсуга карап алды, бер сүздә әйтмәде.
– Атка әлегә су бирмә, күп чапты ул, -диде, улына карап.
– Беләм, тятя, -диде егет.
Ярсып чапкан атка су бирергә ярамаганны белә Михайло.
Өстәл тирәли утырдылар. Барысы да торып басып, өстәлдәге ризык өчен Аллаһка дога кылып, рәхмәтләрен әйттеләр. Алсу да алар белән торып басты. Башын иеп, маңгай аша сөзеп, башкаларга карады да, барысы да утыргач, ул да утырды. Доганы өстәл артында Варвара, Михайлоның әбисе укый.
Алсу, тарелкасындагы гөмбә белән кәбестәне тиз генә ашады да, рәхмәт әйтеп чыгып китү ягын карады. Үзенең чит кеше икәнен белә бит ул. Аларның сөйләшәсе сүзләре бардыр. Әтиләре урманда шулай озак йөреп кайта микән?
– Кызыкай, син дә утыр, -диде Карп агай. -Яңалык әйтәм: Уфадан, этап белән китүче поездан, тоткын качкан. Тумышы белән шушы яктан. Авылында юк. Урманда яшеренеп ятуы ихтимал. Бәлки ялгыз да түгелдер. Милиция урманнан эзли. Аны тотып япканчы, урманда йөрмәгез.
Михайло, Алсуга карап куйды. Карп агай кесәсеннән газета чыгарды.
«Менә сүрәте, бөтен җиргә дә ябыштырылган».
Газетаны кулдан кулга күчерделәр. Акаеп чыккан күзле кешене Алсу шундук таныды. Су кырында аңа һөҗүм иткән ир иде бу.
Михайло, ымлап, Алсуга ихатага чыгарга кушты.
– Беркемгә дә әйтмә, иштәсеңме Алсу! Бу бит теге кеше. Димәк ул моннан ерак түгел. Әтигә мин дә әйтмим. Иртәгә аның белән капканнарны тикшерергә барабыз, шунда мин карармын, кайда ятканын беләм бит мин аның.
Алсуның бөтенләй кәефе төште. Иртәгә базар көн, Карп агай базарга барырга җыенмый. Тагын бер атна шушында калырмени ул? Михайло бит әти һәр атнаны базарга бара, кипкән тиреләрне, акмай алып бара дигән иде. Анда автобус йөри. Автобус белән үз районнарына кайтып китәр иде Алсу. Аннан авылга да ерак калмый.
– Елама инде Алсу, -диде Михайло. -Киләсе базар көн, һичшиксез, барачак ул. Вакыт тиз үтә ул. Телисеңме, сиңа башняны күрсәтәм. Парижның «Эйфелева» башнясыннан ким түгел.
– Монда нинди башня булсын? -диде Алсу яшьләрен сөртеп.
– Әйдә, -дип, Михайло кызның кулын эләктереп алды.
Урамны чыгып, урман эченә кереп киттеләр. Үсмер чак. Шулвакытта гына балаларда кызыксыну, барсында белергә, күрергә теләү хисе көчледер. Карп агайның: «Урманга чыкмагыз, качкын йөри», -дигән сүзләрен онытып, җитәкләшеп, алар башня күрергә йөгерделәр.
Башня дигәне калкулыкта урнашкан чатлы багана иде. Андый багана Алсу яшәгән җирдә дә бар. Аны борынгылар:» Колчак сугыш вакытында күзәтү урыны итеп төзегән» -дип сөйлиләр иде. Бу баганалар бик иске, барып карасалар да, баскычыннан өскә күтәрелергә куркалар иде кызлар. Әнисе дә һәрвакыт: «Чатлы багана янына бармагыз, өстегезгә авып төшәр», -дия торган иде.
Менә чатлы багана! Ул җилдә селкенеп тора, менә-менә авып төшәр төсле. Уртасыннан баскыч өскә кадәр күтәрелә. Нәкъ Алсуларныкы кебек. Беренче ярусны күтәрелсәң, утыргыч бар. Аннан да күтәрелсәң- икенче ярус. Иң өстә-өченчесе.
– Беренче-куркакларныкы, икенче-кыюларныкы, өченче-батырларныкы. Мин бөтенесендә дә булдым, пәке белән уеп исемемне яздым, -дип, Михайло күтәрелә башлады.
– Менмә, Михайло! Күрәсең бит, ул селкенеп тора!
– Мин белгәннән бирле селкенә ул, курыкма, әйдә минем арттан, синең дә исемеңне язырбыз!
Бик курыкса да, Алсу да күтәрелә башлады. Бик исемен яздырасы килде аның. Алсу беренче яруска күтәрелгәндә, Михайло өстән үк төшеп килә иде. Пәкесен чыгарып, «Алсу» дип язып куйды.
– Элек, иң өстә кош оясы бар иде, хәзер күрмәдем, -диде Михайло.
Иң кызыгы алар өйгә кайтып барганда булды. Биеклектән төшеп кенә беткәннәр иде, дөбердәгән тавыш ишетеп, борылып карадылар. Чатлы багана юк иде. Ул җимерелеп төште.
– Әлдә исемеңне язып өлгердек» -диде, Михайло.
Кайткач, Михайло Алсуның чәчен юешләтеп, чуалган чәчләрне тарарга кереште. Бу юлы эш тизрәк барды. Ниһаять, Алсу чәчен толымга үреп куйды.
Михайло әтисе белән капканнарны тикшерергә киткәч, Алсу Аннага тавык йомыркаларын җыеп алып керергә булышты. Тавыклар йомыркаларын буш өйләрнең ихатасында, салам булган җирдә салалар. Монда кар базы, чын мәгънәсендә кар базы! Ул тирән дә, зур да. Күп өлешен боз каплаган. Ул боз җәйдә дә эреми. Анда сөт, май, ит саклыйлар.
Өйдә «серле бүлмә» -ул Аллаһка табыну бүлмәсе. Анда калын, зур китаплар. Алар бик күп. Шәм яна, әби анда төтен чыгарып ниндидер үлән яндырып ала. Андый янган үлән исе бөтен бүлмәдә дә. Шулай итеп ул чебен, кигәвеннәр куамы, аны аңламады Алсу. Аллаһка табыну бүлмәсе пөхтә итеп җыелган. Анда бер артык әйбер дә юк. Идәндә палас. Варвара әби ул бүлмәгә кергәндә, өс киемнәрен алыштырып керә. Ул да Алсуның әбисе кебек, башын идәнгә тидергәнче иелә.